

Комплексны заманча сыйфатлы итеп, хәвефсезлек стандартлары буенча төзү планлаштырыла.
- Әлбәттә, яңа объект Уфа икътисады өчен дә, бөтен төбәк өчен дә көчле драйвер булачак. Беренче чиратта, бу халыкның югары сыйфатлы азык-төлекнең киң ассортиментына ихтыяҗын тәэмин итәргә, продукцияне кулланучыга минималь чыгымнар белән җиткерү өчен шартлар тудырырга, аны өзлексез тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Проектны гамәлгә ашыру үзәк персоналы арасында да, аның арендаторлары арасында да өстәмә 25 эш урыны булдыруны күздә тота. Барлыгы 4 ел эчендә гомум мәйданы 112 мең квадрат метр булган корылма сафка кертеләчәк. Шул ук вакытта, беренче чират төзелеп беткәч, республика икътисадына 2 миллиард сумнан артык инвестиция кертеләчәк. Гомумән алганда, проектка 7 миллиард сумнан артык инвестиция салу каралган, – дип билгеләп үтте Премьер-министр.
Андрей Назаров шулай ук яңа предприятиенең эре салым түләүчеләрнең берсе булачагын ассызыклады. Якынча фаразлар буенча гына да аннан республика бюджетына өстәмә рәвештә260 миллион сумнан артык акча керәчәк.
Фото: pravitelstvorb.ru