

Программа “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында эшләүче «Минем бизнес» үзәкләре базасында гамәлгә ашырыла.
- Авито белән уртак проект Башкортстан эшкуарларына үз товарларын һәм хезмәтләрен нәтиҗәле алга этәрергә, яңа клиентлар җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Программа эшли башлаганнан бирле республикада әлеге ярдәм чарасы белән инде 30 эшкуар файдаланды, - дип билгеләде төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Программа кысаларында «Авито Товары»нда тәкъдимнәр урнаштыручы сатучылар, аванс 1000 сумнан артканда, өстәмә тулыландыру суммасының 60 процентына кадәр бонуслар ала алачак. Бер бонус бер сумга тигез. Бу бонусларны үз игъланнарын алга сөрү хезмәтләренең 99 процентына кадәр бәясенә түләүдә кулланырга мөмкин.
Ярдәмнән шулай ук сатучылар яки хезмәтләр башкаручылар буларак Авитода ИНН белән теркәлгән эшкуарлар файдалана ала. Программа агымдагы елның 15 сентябренә кадәр гамәлдә.