+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 Августа 2023, 04:41

Иң яхшы участковыйга – 100 мең сум

Премьер-министр Андрей Назаров Хөкүмәтнең чираттагы утырышын үткәрде. Анда яшь һәм социаль эшкуарларга грант ярдәме күрсәтү мәсьәләсе тикшерелде.

Иң яхшы участковыйга – 100 мең сумИң яхшы участковыйга – 100 мең сум
Иң яхшы участковыйга – 100 мең сум
Премьер-министр билгеләп үтүенчә, Русиядә 25 яшькә җитмә­гән шәхси эшкуарлар өлеше соңгы дүрт елда тотрыклы рәвештә арта бара. Шулай ук социаль эшкуарлык сегменты да актив үсә. Ярдәм чаралары яшьләрнең эшлекле активлыгын арттыруга да уңай йогынты ясый. Алар төбәк икъти­садының реаль секторына акча агымын тәэмин итә.

– Грант процедуралары кысаларында гына да социаль һәм яшь эшкуарлар узган елда 64 миллион сум үз акчаларын керт­кән, ә быел 100 миллион сумнан артык акча көтәбез. Быел яшь эшкуарларга һәм социаль пред­приятиеләргә субсидияләргә федераль бюджеттан – 205,2 миллион сум, төбәк бюджетыннан 4,2 миллион сум бүленде. Төбәк-кә җәлеп ителгән федераль акчалар күләме буенча республика Русия субъектлары арасында беренче урынны били. Яшьләр эшкуарлыгы буенча грантлар бирү бәйгесе үтте инде. 262 яшь эшкуар 127,6 миллион сумлык ярдәм алды, – диде Андрей Назаров.

Арытаба утырышта “Намуслы билге” мәгълүмат системасында медицина һәм фармацевтика оешмаларының эше турында фикер алыштылар. Аның төп бурычы — кулланучыларга сатып алынган продукция-нең тиешле таләпләргә туры ки­лүен һәм югары сыйфатын гаран­тияләү.

– 2020 елның 1 июленнән Русия территориясендә дару препаратларын маркировкалау мотлак. Республикада даруларны мар­кировкалау системасында актив катнашучылар реестрында 1588 оешма теркәлгән. Киләсе елга бердәм дәүләт маркировкалау системасы сөт продукция-сен­­нән һәм дарулардан алып, кием һәм балалар туклануы әй­берләренә кадәр сәнәгатьнең барлык тармакларын колачлаячак. Хәзерге вакытта республика дару­ханәләрендә һәм медицина уч­реж­­дениеләрендә 23,5 миллионнан артык кап дару препаратлары бар, – диде Андрей Назаров.

Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Гөлнара Зиннурова белдерүенчә, “Намуслы билге” кушымтасы аша һәрбер граждан товарның оригинальлеген тикшерә, шулай ук әлеге кушымта аша ачыкланган контрафакт продукция турында хәбәр итә ала. Хокук бозуның төренә карап, мәгълүмат тиешле контроль-күзәтчелек органнарына тапшырылачак.

Утырышта, шулай ук, хез­мәт шартлары һәм аны саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен га­мәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.

– Узган елда Башкортстан Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белән хезмәт­не саклау өлкәсендә һөнәри хәвефне бәяләү һәм аңа идарә итү инструментларын камилләш­терү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру турында килешүне имзалады. Бу эшкә сентябрь аенда Сириуста узачак Бөтенрусия хезмәтне саклау атналыгында йомгак ясалачак. Иминиятләш­терүчеләр тарафыннан кисәтү чараларын финанслауга юнәлтелгән акчалар күләме буенча Башкортстан ел саен Русиянең иң яхшы ун төбәге исемлегенә керә. Узган елда бу сумма 483 миллион сум тәшкил итте. Агымдагы елда кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итүгә республика иминият­челәреннән 550 миллион сумга заявкалар тапшырылган, – диде Андрей Назаров.
 
Премьер-министр ассызыклавынча, хәвефне бәяләү – хезмәт­не саклауның нигезе.

– Эш бирүче тиешле нормаларны төгәл үтәгәндә, бәхетсезлек очракларының күбесен булдырмый калырга мөмкин, – диде Премьер-министр. – Шуңа бәйле рәвештә республика башкарма власть органнарына һәм район, шәһәр хакимиятләренә ведомство карамагындагы барлык оешмаларда һөнәри хәвефне бәяләү буенча эшне тәмамлау мөһим.

Киңәшмәдә участок полиция хезмәткәрләренең һөнәри осталык конкурсларын үткәрү мәсьәләсе дә каралды.
– Быел Эчке эшләр министрлыгы системасында участок полиция хезмәткәрләре бүлеге оешуга 100 ел тула. Бүген республикада 1 меңнән артык участковый эшли. Агымдагы елның 7 ае нәтиҗәләре буенча алар 4 меңгә якын җинаятьне ачкан. Участок полициясе уполномоченныйлары хезмәтенең абруен һәм аларның эш нәтиҗәлелеген арттыру –мөһим бурыч. Бу уңайдан һөнәри осталык конкурслары оештыру максатка ярашлы чара булачак, – диде Андрей Назаров.
Һөнәри осталык конкурсларын үткәрү турында тулырак мәгълү­матны Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Кирилл Первов җиткерде.

Конкурста түбәндәге номина­ция­ләр булачак: “Башкортстанда иң яхшы участок полиция хезмәт­кәре”, “Башкортстанда балигъ булмаганнар эшләре буенча иң яхшы инспектор”, “Админист­ратив күзәтчелекне гамәлгә ашыру буенча иң яхшы инспектор”.
Һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләр өчен акчалата бүләкләр каралган: 1 урынга – 100 мең сум, 2 урын өчен – 75 мең сум, 3 урын алучыга – 50 мең сум.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас