

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төзелеш мәйданчыгын карады. «Дога» финанс төркеме генеральный директоры Дмитрий Донцов киләчәк комплекс продукциясен Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы боерыгы белән импортны алмаштыруның тармак планына кертүләрен сөйләде.
- Бу мондый төрдәге дөньяда беренче инновацион проект. Без җитештерү технологияләренә берничә патент алдык инде, - дип билгеләде Дмитрий Донцов.
Эшкәртү өчен чималны «Газпром нефтехим Салават» предприятиесеннән алачаклар. Ә алынган углеводородлар бөтен ил буенча кулланучыларга җибәреләчәк.
«Алга» махсус икътисади зонасының тагын бер резиденты – «Фарус-Синтез» компаниясе. Биредә ул синтетик спиртлар җитештерүне булдыру буенча инвестиция проектын тормышка ашыра. Инвестицияләр күләме - 21 миллиард сумнан артык.
«Фарус-Синтез» компаниясе генеральный директоры Тимур Әсәдуллин сүзләренчә, җитештерү куәтенә чыкканнан соң предприятие Русия базарына кирәкле продукция күләменең 80 проценттан артыгын җитештерәчәк. Чимал буларак «Газпром Нефтехим Салават»тан алынган этилен, водород һәм азот кулланылачак.
Башкортстан Башлыгы шулай ук «Алга» махсус икътисади зонасының беренче резиденты - «М Синтез» компаниясенең төзелеш мәйданчыгында да булды. Инвестпроектның гомуми бәясе - 9,5 миллиард сум. Заводта ел саен 30 мең тонна продукция җитештерүне планлаштыралар. Җитештерүне файдалануга кертү киләсе ел ахырында көтелә. Чималны төп тәэмин итүче шулай ук «Газпром нефтехим Салават» булачак.
Эш сәфәре нәтиҗәләре буенча Башкортстан Башлыгы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру динамикасын югары бәяләде.
- Бу территориядә әле берни булмаганын хәтерлим, ә хәзер монда актив рәвештә фундаментлар һәм җитештерү корпуслары тергезелгән. Киләсе визит вакытында биналарны һәм технологик корылмаларны күрербез, дип уйлыйм. Өч предприятиенең һәркайсы үз проектларын гамәлгә ашыруның төрле стадиясендә. Ләкин эш динамикалы бара. Бу производстволарда 1 000 кеше эшләячәк, - диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, төзелә торган заводлар республиканың сәнәгать флагманы - «Газпром нефтехим Салават» предприятиесе белән кооперациягә керәчәк.
Фото: glavarb.ru