

Төбәк җитәкчесе «Газпром нефтехим Салават» предприятиесе Директорлар советы рәисе Юрий Лебедев белән бергә соңгы 30 елда предприятие төзегән иң эре объект – каталитик крекинг комплексы эше белән танышты.
Комплексны булдыруга 40 миллиард сумнан артык акча бүленгән. Ул 2021 елда кулланышка кертелгән. Сәнәгать мәйданчыкларына бару нәтиҗәләре буенча Радий Хәбиров, Юрий Лебедев, шулай ук «РусГазДобыча» предприятиесе генеральный директоры Константин Махов журналистлар белән әңгәмәдә предприятиенең төбәк икътисады өчен әһәмияте һәм аны алга таба үстерү планнары турында сөйләделәр.
- Бүген без монда «Газпром нефтехим Салават»ның 75 еллыгы уңаеннан җыелдык. Салават шәһәре дә шундый ук юбилейны билгеләп үтә, ул үзенең тууы белән әлеге предприятиегә бурычлы. Шунысы мөһим: бүген безнең сәнәгать флагманы төбәкнең иң зур салым түләүчеләре арасында һәм безнең стратегик партнерыбыз булып тора, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru