

Очрашуда катнашучыларны «Санкт-Петербург Сәүдә-сәнәгать палатасы» президенты Владимир Катенев сәламләде. Ул Башкортстан коллегаларына уртак эш өчен рәхмәт белдерде һәм, сөйләшүләр форматы компанияләр вәкилләренә яңа элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.
- Бик кызыклы хәл килеп чыкты. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Санкт-Петербург Башкортстанга 1 млрд 200 миллион сумлык товар һәм продукция җибәрде. Бу - дарулар, парфюмерия, косметология, җиңел автомобильләр, автомашиналар, балык консервалары һәм башкалар. Ләкин республикадан без 37 миллион сумлык товар һәм продукция генә алдык. Бәлки, статистика дөрес түгелдер һәм анда барлык аспектлар да чагылмыйдыр. Әмма ул кунакларыбызны товар әйләнешен арттыру өчен адымнар ясарга этәрер дип уйлыйм, - дип билгеләп үтте Владимир Катенев.
Республика Хөкүмәте исеменнән очрашуда катнашучыларны Башкортстан Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев сәламләде.
- Башкортстан - сәнәгате үсеш алган һәм җитди сәнәгать потенциалы булган төбәк. Санкт-Петербургтагы партнерларыбызга һәм безнең компанияләребезгә бүген сөйләшерлек темалар барлыгына ышанам, - диде ул һәм уңышлы сөйләшүләр теләде.
Ике Сәүдә-сәнәгать палатасы президентлары да хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Чарада Башкортстанны АПК продукциясе җитештерү, сәнәгать, сәүдә, туризм һәм башка өлкәләрдән предприятиеләр тәкъдим итте.
- 2016 елда без Башкортстан белән Санкт-Петербург арасында хезмәттәшлек турында килешүне яңарттык, бу безгә үзара мөнәсәбәтләребезгә яңа импульс бирергә мөмкинлек бирде. Төньяк башкаланы без дизель ягулыгы, автомобиль бензины, пластмасса һәм каучук, шулай ук балык һәм эшкәртелгән балык продуктлары белән актив тәэмин итәбез. Үз чиратында, Санкт-Петербург Башкортстанга дару препаратлары, медицина кораллары һәм җиһазлары, парфюмер һәм косметик чаралар, ювелир әйберләр, лак-буяу материаллары, чәй һәм башка товарлар җибәрә. Санкт-Петербургта Башкортстан Республикасы көннәре кебек масштаблы вакыйга уздыру безгә төбәккә яңа инвесторлар һәм туристлар җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип уртаклашты Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.