

Чара «Газпром нефтехим Салават» предприятиесе базасында узды, ул шушы көннәрдә 75 еллыгын билгеләп үтә. Көн тәртибендә — махсус икътисади зона резидентлары гамәлгә ашыра торган инвестиция проектлары кысаларында актуаль мәсьәләләр.
Исегезгә төшерәбез, утырыш башланыр алдыннан төбәк җитәкчесе нефть-газ химиясе өлкәсендәге инновацион сәнәгать предприятиеләренең төзелеш мәйданчыкларында булды. Фикер алышу барышында катнашучылар яңа производстволарны чимал белән тәэмин итү планнарын, кооперацион элемтәләрне үстерү һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру перспективаларын карады.
- Бүген без «Алга» махсус икътисади зонасының Күзәтчелек советының дүртенче утырышын үткәрәбез. Ул яхшы темплар белән үсә һәм Русиядә иң динамик үсеш алучы махсус икътисади зона дип таныла, – диде Радий Хәбиров.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/multimedia/video/ Радий Хабиров провёл заседание Наблюдательного совета ОЭЗ «Алга» (glavarb.ru)