+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 август 2023, 04:32

Радий Хәбиров Санкт-Петербургта эшлекле форумда катнашты

26 августта Санкт-Петербургта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика делегациясенең Русиянең Төньяк башкаласына рәсми визиты кысаларында узган эшлекле форумда катнашты.

Радий Хәбиров Санкт-Петербургта эшлекле форумда катнаштыРадий Хәбиров Санкт-Петербургта эшлекле форумда катнашты
Радий Хәбиров Санкт-Петербургта эшлекле форумда катнашты
Эрмитажның Баш штабы мәйданчыгында Башкортстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы презентациясе, шулай ук пленар утырыш узды, аның темасы "Төбәкара партнерлык - территорияләрне үстерү нигезе" иде.

Мәдәни башкала белән хезмәттәшлекнең төп юнәлешләренең берсе – Санкт-Петербург музейлары белән үзара хезмәттәшлек итү. Дәүләт эрмитажы директоры Михаил Пиотровский үз чыгышында хезмәттәшлекнең яңа формалары турында сөйләде.

- Без бер мәдәни киңлектә яшибез һәм учреждениеләрнең бергә эшләвенең күпсанлы төрен формалаштырдык. Ләкин хәзерге шартларда җәмгыятьнең яңа таләпләренә җавап бирүче башлангычлар тәкъдим итү мөһим, - диде Михаил Пиотровский. - Мәсәлән, Эрмитажда Башкортстан музейлары көннәрен үткәрү кызыклы вакыйга булырга мөмкин.

Санкт-Петербург губернаторы шәһәрнең Русия төбәкләре белән яхшы хезмәттәшлеген билгеләп үтте.

- Без партнерлык сәясәтен сайладык. Без бер-беребез белән ярышмыйбыз, ә бер-беребезне тулыландырабыз, - дип белдерде Александр Беглов.

Ул шулай ук туристлык тармагында Башкортстан һәм Санкт-Петербургның уртак проектларының потенциалын югары бәяләде.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, Башкортстан делегациясе составына туроператорлар керде. Алар Санкт-Петербургтагы коллегалары белән яңа элемтәләр урнаштыру өчен очраша.

- Русиядә яшәүче һәр кеше өчен Санкт-Петербург - Ватан тарихының мөһим өлеше. Бу уникаль шәһәр, мәдәни башкала, сәнәгать һәм фәнни-технологик үзәк. Шәхсән минем өчен бу - дөньяның иң матур шәһәрләренең берсе. Без мөмкин кадәр күбрәк Башкортстан кешеләренең Санкт‑Петербург матурлыгыннан ләззәт алу мөмкинлеген эзлибез, - диде республика җитәкчесе.

Фикер алышу кысаларында пленар утырышта катнашучылар актуаль сорауларга җавап бирде. Шуларның берсе - социаль туризм өлкәсендә Башкортстан һәм Петербург проектларын берләштерү мөмкинлеге турында булды. Мәсәлән, республика Беларусь һәм Абхазия белән берлектә «Башкортстанда озын гомерлелек» программасының берничә яңа юнәлешен эшләтеп җибәрде инде.

– Без бу проектка өлкән буынга карата ярату һәм хөрмәт салдык, - диде Радий Хәбиров. - Аларның күбесе гомер буе Башкортстанның, Русиянең башка почмакларының һәм чит ил партнерларыбызның уникаль матурлыклары белән таныша алмады. Һәм, әлбәттә, без өлкән кешеләребезгә төньяк башкалабызны да ачарга телибез.

Александр Беглов Санкт-Петербург пенсионерларының Башкортостанга сәфәрләрен һәм әлеге программа кысаларында төньяк башкалада республика кунакларын кабул итү мөмкинлеген эшләргә кушты.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас