+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 Августа 2023, 16:33

Уфада бизнес өчен җир-милек мәсьәләләре буенча конференция узды

Бүген Уфада эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен җир-милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләренә багышланган конференция узды.

Уфада бизнес өчен җир-милек мәсьәләләре буенча конференция уздыУфада бизнес өчен җир-милек мәсьәләләре буенча конференция узды
Уфада бизнес өчен җир-милек мәсьәләләре буенча конференция узды

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Минем бизнес. Башкортстан Республикасы» проекты кысаларында узды.

Конференциянең бурычлары - бизнес һәм дәүләт арасында нәтиҗәле диалог төзү, җир-милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә эшкуарлык структураларының компетенциясен арттыру, бизнес өчен бу мөнәсәбәтләрне, кадастр мәсьәләләрен җайга салу.

- Конференция - ул җир-милек мөнәсәбәтләре өлкәсендәге эшкуарлык даирәсе үтенеченә һәм ышанычына эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җавабы, нәкъ менә әлеге проблемалар блогы бизнестан аеруча еш шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр санына керә, - дип шәрехләде бизнес-омбудсмен Ирина Абрамова.

Конференциядә Башкортстанның төрле муниципаль берәмлекләреннән 150дән артык эшкуар катнашты. Спикерлар белән дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, эшлекле һәм адвокатлык җәмгыяте вәкилләре, эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчеләре һәм экспертлар чыгыш ясады. Чара кысаларында 3 тематик секция оештырылды.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас