+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 сентябрь 2023, 15:20

Радий Хәбиров сөт фестивалендә катнашты

Төбәк җитәкчесе традицион сәламләү билгесе итеп бер стакан сөт эчте, фермерлар базарында һәм ярминкәдә булды. Биредә үз продукциясен республиканың иң эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, кооперативлар һәм фермер хуҗалыклары тәкъдим итте, алар сөт продуктлары, һөнәрчелек сырлары, икмәк-булка һәм кондитерлык әйберләре, бал һәм чәй җитештерәләр.  

Радий Хәбиров сөт фестивалендә катнаштыРадий Хәбиров сөт фестивалендә катнашты
Радий Хәбиров сөт фестивалендә катнашты

Радий Хәбиров фестивальдә тәкъдим ителгән продукцияне татып карады, предприятие вәкилләре белән җитештерүне үстерү һәм сату базарларын киңәйтү перспективалары турында фикер алышты.

Мәсәлән, «ЭкоПышка» компанияләре төркеме вәкилләре Уфада фабрика-кухня төзү планнары турында сөйләделәр.
- Хәзер без төзелеш өчен мәйданчык сайлыйбыз, - диделәр алар. - Бу 700 миллион сум инвестицияләр белән әзер ризыклар һәм ярымфабрикатлар җитештерү булачак.

Республика Башлыгы әлеге проектка дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышу өчен компания җитәкчеләрен «Инвестсәгать”кә чакырды.
Радий Хәбиров шулай ук «Сөт кухнясы» төбәк проектының стендында булды, аның кысаларында балалар өчен табигый сөт продуктлары, шул исәптән төбәкнең социаль учреждениеләре өчен дә, җитештерелә һәм сатыла. Эшкәртү цехлары бөтен республика буенча эшли. Планнарда инде сигезенче сөт заводын ачу.

- Без балаларны, йөкле һәм яшь әниләрне тәмле һәм файдалы продукция белән тәэмин итәбез. Шул ук вакытта аны республиканың күп кенә сәүдә челтәрләрендә сатып алу мөмкинлеге бар, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас