

Халыкара санкцияләр Башкортстан икътисадында да чагылмый калмый. Ничек кенә булмасын, яңача җитештерү куәтләрен импортны алмаштыруга көйләп, гомумдәүләт проектларын тормышка ашыра барып, республикада социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итәргә кирәк. Тотрыклылык һәм үсешнең нигезе — әлбәттә, икътисадка инвестицияләр җәлеп итү, яңа проектларны тормышка ашыру. Инвестицияләр һәм заманча проектлар ул – эш урыннары, тиешле хезмәт хакы һәм казнага салымнар, җәмгыятьтә социаль-икътисади иминлек дигән сүз.
Башкортстан җитәкчелеге иминлекне тәэмин итү юнәлешендәге эшчәнлекне заманча ысулларга нигезләнеп алып бара. Хәбәр ителүенчә, Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы башлангычы һәм төбәкләр властьлары тырышлыгы белән аерым республика, край һәм өлкәләрдә — махсус икътисади зоналар (ОЭЗ), икенчеләрендә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре (ТОСЭР) төзү турында карарлар кабул ителгән иде. Башкортстанда да социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү, яңалыкка омтылу, эшчәнлектә нәтиҗәгә ирешү максатында Белорет, Бәләбәй, Благовещен, Күмертау, Нефтекама һәм Учалы шәһәрләрендә шундый территорияләр барлыкка килде, сәнәгать-җитештерү тибындагы “Алга” махсус икътисади зонасы булдырылды. Шушы территорияләрдә эш алып баручы пред-приятиеләргә (резидентларга) табыш, милек, җир салымнарын түләгәндә өстенлекләр бирә, ягъни сизелерлек ташламалар каралган.
Күптән түгел Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗетдинов рәислегендә “Алга” махсус икътисади зонасы Эксперт советының ундүртенче йомгаклау утырышы булды.
Быел 1 сентябрьдән махсус икътисади зоналар турында федераль законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, киләсе елга кадәр инвесторларның махсус икътисади зоналар резидентлары реестрына керү өчен гаризаларын кабул итү тәмамлана. Шулай ук инвесторлардан килгән гаризаларны карау тәртибе үзгәрә. Махсус икътисади зоналар белән идарә итүнең коллегиаль, координацияләү органнары булган Экспертлар һәм Күзәтчелек советлары бетерелә.
Утырышта “Синтезойл”, “Добрый картон” һәм “Азимут” җитештерү компанияләренең “Алга” территориясендә сәнәгать-җитештерү эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында гаризалары каралды.
Потенциаль резидентлар инвестиция проектларының бизнес-планнарын тәкъдим итте. Экспертлар советы әгъзалары аларның төбәк үсеше өчен югары актуальлеген һәм әһәмиятен билгеләде. Өч бизнес-план да Совет тарафыннан бертавыштан хупланды. Якын арада республика Хөкүмәте әлеге компанияләр белән тиешле килешүләргә кул куячак һәм аларны Русиянең Икътисади үсеш министрлыгына компанияләрне махсус икътисади зоналар резидентлары реестрына кертү өчен җибәрәчәк.
“Синтезойл” җәмгыяте директоры Алексей Чувычкин төзелеш материаллары өчен пластификацияләү компонентлары җитештерү комплексын төзү турында сөйләде. Проект буенча “ПБ” маркалы нефть пластификаторы, “АМ” маркалы нефть модификаторы, “ПП” пластификацияләү присадкалары һәм башка продукция чыгару планлаштырыла.
Пластификацияләү компонентлары җитештерүне оештыру төзелеш тармагын югары сыйфатлы төзелеш катнашмалары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Инвестицияләрнең гомум күләме 844 миллион сум тәшкил итәчәк, 60 яңа эш урыны булдырылачак.
“Добрый картон” компаниясенең инвестиция проекты белән аның директоры Денис Коткин таныштырды. Компания елына 70 миллион квадрат метр гофротара җитештерү заводы төзүне күздә тота. Яңа предприятиедә җитештерү процессларын югары дәрәҗәдә автоматлаштыручы заманча җиһазлар урнаштыру планлаштырыла. Инвестиция проекты Русия базары өчен зур әһәмияткә ия. Көнбатыш санкцияләре аркасында әлеге продукциягә ихтыяҗ артты. Билгеле булуынча, санкцияләр товарларны кулланучыга озатуда файдаланучы кайбер альтернатив материаллар һәм төргәкләр чыгаруны чикләүгә яисә аларның бәясе кыйммәтләнүгә китерде. Гофрокартоннан ясалган тартма һәм төргәкләр исә тирә-як мохит сафлыгы һәм сакчыл экология концепциясе җәһәтеннән дә отышлы, чөнки ул тулысынча эшкәртелә һәм экологик яктан чиста. “Добрый картон” компаниясенең инвестиция проектының гомум бәясе 317,2 миллион сум тәшкил итәчәк, 50гә якын эш урыны булдыру күздә тотыла.
“Азимут” компаниясе инвестиция проектын директоры Дмитрий Архипов тәкъдим итте. Проект юл билгеләре өчен буяу һәм салкын пластик материаллар җитештерү буенча заманча предприятие булдыруны күздә тота. Инвестицияләр күләме — 363,1 миллион сум. Продукцияне Башкортстанда һәм Русия Федерациясенең башка төбәкләре территориясендә сату планлаштырыла. Проект 44 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Органик эреткеч һәм салкын пластик нигезендә заманча юл буяулары җитештерү — юл-транспорт комплексы үсешенең һәм тотрыклы эшләвенең иң мөһим факторларының берсе. Әлеге производствоны оештыру юлларда һәм юл чатларында, һава торышының нинди булуына карамастан, һәрчак күзгә күренә торган сыйфатлы юл билгеләре белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Экспертлар советы утырышында барлыгы 22 компаниянең гомум инвестицияләр күләме 70 миллиард сумлык бизнес-планнары каралды. Башта Ишембай һәм Стәрлетамак районнарында дүрт мәйданчыкны тутыру буенча эш алып барылды, бүген “Алга” махсус икътисади зонасының Уфа районындагы яңа бишенче мәйданчыгында да резидентлар бар. Инвесторлар җәлеп итү буенча киләчәккә дә планнар төзелгән. “Зона мәйданчыклары тулган саен, без республика өчен кирәкле һәм масштаблы яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен махсус икътисади зона территориясен киңәйтәчәкбез. Болар барысы да заманча сәнәгать производстволарын кертүгә, югары хезмәт хакы түләнүче эш урыннары булдыруга һәм, гомумән, республикада яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итәчәк”, — дип билгеләп үтте Илшат Таҗетдинов.
Махсус икътисади зона территориясен киңәйтү, дигәннән. Билгеле булуынча, ел башында Русиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников Башкортстанга эш сәфәре белән килгән иде. Республика белән идарә итү үзәге базасында министр һәм Башкортстан Башлыгы төбәк үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрделәр. Радий Хәбиров Максим Решетниковның федераль дәрәҗәдә төбәктәге башлангычларга һәм тәкъдимнәргә ярдәм итүгә зур өлеш кертүен бил-геләп үтте. Федераль министр һәм Башкортстан Башлыгы “Уфа” индустриаль паркында булдылар һәм республиканың өстенлекле территорияләрен үстерү буенча киңәшмә үткәрделәр. Фикер алышуларның төп темасы – “Алга” махсус икътисади зонасы территориясен киңәйтү. Радий Хәбиров республикада өстенлекле махсус зоналарга ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте, шуңа бәйле рәвештә Ишембай һәм Стәрлетамак районнарында урнашкан “Алга” зонасын киңәйтү таләп ителә, диде.
Максим Решетников билгеләп үтүенчә, кыска вакыт эчендә республика “Алга” махсус икътисади зонасының гамәлдәге мәйданчыкларын өчтән ике өлешкә тутырды. Шуңа күрә төбәкнең аны киңәйтүгә заявкасы нигезле.
— Мондый күрсәткечләргә кайбер махсус икътисади зоналар җиде елдан соң гына ирешә. Шуңа күрә сезнең зонаны киңәйтүнең киләсе этабына гаризаны нигезле дип саныйбыз, — диде министр.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.