+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 сентябрь 2023, 17:38

"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Инвестиция сәгате" форматында чираттагы тематик киңәшмә уздырды. Анда сәнәгатьтә һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә яңа башлангычлар хупланды.

"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды
"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды

«Лукойл-Уралнефтепродукт» компаниясенең генеральный директоры Айдар Әбүзәров төбәктә автозаправка станцияләренең (АЗС) фирма челтәрен үстерү һәм юл буендагы сервис хезмәтләре ассортиментын киңәйтү проектын тәкъдим итте. Ул сөйләвенчә, төбәк территориясендә компаниянең барлыгы 54 заправкасы эшли.

Аерым алганда, Уфа – Аэропорт трассасында АЗС төзелешенә 310 миллион сумнан артык акча кертергә планлаштыралар. Объектны файдалануга тапшыру 2025 елда планлаштырыла, проект 19 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Башкортстанның инвестиция комитеты проектка өстенлекле статус бирде.

Төбәк җитәкчесе компаниянең автозаправка инфраструктурасын үстерү ниятләрен хуплады.

- Безнең өчен сезнең юл буе сервисын үстерү белән шөгыльләнүегез мөһим. Республикада мондый хезмәтләр һәм инфраструктура өчен потенциал бар әле. Ә сезнең эш сыйфаты һәм стандартларыгыз яхшы, - диде Радий Хәбиров.

Чарада шулай ук «Контрольный пакет» компаниясенең генеральный директоры Андрей Щербацкий Уфада полимер пленка җитештерү производствосын модернизацияләү планнарын игълан итте. Гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары кысаларында проект шулай ук салым ташламалары белән өстенлекле статуска ия булды.

«Инмаш» концерны генеральный директоры урынбасары Әбделмалик Рәхимов Стәрлетамакта импортны алмаштыру кысаларында икътисадның төрле тармаклары өчен югары төгәллекле эшләнмәләр җитештерүне оештыру проектын тәкъдим итте. Проектка барлыгы 716 миллион сум акча кертергә һәм 42 яңа эш урыны булдырырга планлаштыралар. Төбәкнең инвестиция комитеты тәкъдим ителгән проектны хуплады.

Уфа районында «Затон» сәүдә-сервис комплексы төзелеше проекты турында «Альянс-Р» компаниясе вәкиле Тимур Әсәдуллин сөйләде. Михайловка авылында М-7 Идел федераль трассасы буйлап сәүдә рәтләре һәм кибетләр, даруханә һәм туклану учреждениеләре, шулай ук электр автомобильләре өчен зарядкалау станциясе урнаштырырга планлаштыралар. Проектның гомум бәясе - 230 миллион сум. Ярдәм чаралары буларак, бу проект та өстенлекле статус алды.

«Барское» фермер хуҗалыгы директоры Артур Бикбулатов Бөре районында болан үрчетү хуҗалыгы белән туристик база булдыру проектын тәкъдим итте. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча проектка салым ташламалары бирү белән өстенлекле статус бирелде. Бөре районы хакимияте шулай ук җир кишәрлеген рәсмиләштерүдә ярдәм итәчәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас