Бу юлы әлеге проектны “Транснефть-Уфа” җәмгыяте гамәлгә ашырды. Уфа балык компаниясе балыкларны нәкъ Кырмыскалы районында чыгарырга карар иткән.
Суга Самарадагы “Летеа” җәмгыятендә үстерелгән 50 меңнән артык маймыч җибәрелгән. Аларның якынча авырлыгы 3 грамм тирәсе. Белгечләр билгеләвенчә, җибәрелгән балыкның 1,5 проценты гына үсәчәк, ләкин бу да яхшы күрсәткеч. Балыкны исә Мокъсин авылы янындагы елгага җибәрделәр.
Хәзер аларга мондагы шартларга өйрәнеп китү өчен вакыт кирәк. Ләкин биредә чөгә тиз үсәчәк, дип ышандыра белгечләр. Чөнки азык та җитәрлек, су температурасы да туры килә.