+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
9 сентябрь 2023, 21:35

Эшкуарлар сәгатендә – өч проект

Район хакимиятендә атна саен үт­кәрелүче Эшкуарлар сәгатендә бу юлы өч проект тикшерелде.

Эшкуарлар сәгатендә – өч проект
Эшкуарлар сәгатендә – өч проект
Район хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов һәм Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гүзәл Ягафәрова белән үткән очрашуда эшкуарлар өч юнәлештәге проектларын тәкъдим итте. Талбазы авылында йөк машиналарын хезмәтләндерү һәм ремонтлау, шиномонтаж хезмәтләре күрсәтү буенча сервис, Яңа Чылаткан авылында мөгезле эре мал үрчетү һәм Яңа Иткәй авылында сәүдә объекты ачу – шушы атнадагы Эшкуарлар сәгатенең төп темалары булды.
Эш ачу һәм киңәйтү нияте белән янучылар дәүләттән социаль контракт буенча максатлы социаль ярдәм алуга өмет итә.
– Барлык проектларны да конкурс шартларында сайлап алу исемлегенә кертәбез. Алар базар шартларында бу юнәлешләрнең ихтыяҗына карап тикшереләчәк, — диде Арслан Нәзир улы, махсус хезмәтләргә йөкләмәләр билгеләп.
Район хакимиятендә Эшкуарлар сәгате һәр пәнҗешәмбе “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты чикләрендә үткәрелә.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: