+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 сентябрь , 19:03

Алданган өлешчеләргә ярдәм күрсәтелә

Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Владислав Сидоркин республика Хөкүмәтенең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә ел ахырына кадәр 1,3 меңнән артык алданган өлешченең хокукларын тергезү планлаштырыла дип хәбәр итте.

Алданган өлешчеләргә ярдәм күрсәтелә
Алданган өлешчеләргә ярдәм күрсәтелә

Сүз Уфа территориясендәге 12 проблемалы объект турында бара.

Министр мәгълүматлары буенча, бүген Башкортстан өлешчеләре хокукларын яклау фонды башкалада өч төзелешне тәмамлый, тагын өч торак йорт буенча Уфада һәм Бүздәк районында Күзәтү советында карау көтелә, ә Уфада һәм Уфа районында 11 объектка карата карарны түләүләргә үзгәртәчәкләр.

Владислав Сидоркин билгеләп үткәнчә, хәзер Башкортстанда намуссыз төзүчеләр мәсьәләсен хәл итүдә 31 проблемалы объект буенча 2,26 мең кешегә ярдәм кирәк.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в