+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 сентябрь , 19:01

Башкортстанда яңа проект гамәлгә ашырылачак

Башкортстан Татарстан, Чечня һәм Дагыстан белән беррәттән партнерлык финанслауны үстерү буенча эксперимент үткәрәчәк Русия төбәкләре арасына керде. Пилот проекты 2025 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

Башкортстанда яңа проект гамәлгә ашырылачак
Башкортстанда яңа проект гамәлгә ашырылачак
Партнерлык финанслау нәрсәне аңлатканың һәм яңа тәҗрибә төбәккә нәрсә бирәчәген Русия Федерациясе Үзәк банкының Урал баш идарәсенең Башкортстан Республикасы буенча Милли банкы идарәчесе Марат Кашапов сөйләде.

- Халыкта партнерлык финанслау күбрәк "ислам"ныкы буларак билгеле. Ләкин законда "Ислам банкингы" төшенчәсе юк һәм ул бөтенләй дөрес түгел, чөнки катнашучылар даирәсен һәм аларның мөмкинлекләрен чикли. Партнерлык финанслау дөньяның кайбер илләрендә, ә соңгы елларда Русиядә дә киң таралган. Аның катнашучылары этика һәм дини аспектларга зур игътибар бирә. Алар өчен уен эшчәнлеген, тәмәке, алкоголь, корал җитештерү проектларын финанслау чикләнгән.

Башкортстанда партнерлык хезмәтләрен кулланучылар җәмгыяте, фонд, автоном коммерция карамагында булмаган оешма, хуҗалык җәмгыяте яки ширкәт формасында теркәлгән банклар, финанс оешмалары, юридик берәмлекләр күрсәтә алачак. Бу оешмалар яки аларның филиаллары төбәк территориясендә теркәлергә тиеш. Партнерлык финанслау хезмәтләрен кулланучы клиентлар өчен мондый чикләүләр юк, - диде ул.

Бу хакта тулырак: https://vk.com/wall-210976283_4485

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в