Бүгенге көндә ул илнең күргәзмә бизнесы лидерларының берсе. Үткәрелгән чаралар арасында эре тармак һәм социаль юнәлештәге проектлар да бар.
- Башкортстан Хөкүмәте, федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнары ярдәме белән, шулай ук һөнәри тармак ассоциацияләре һәм берлекләре катнашлыгында без төбәк кенә түгел, Бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәдәге форумнар оештыра алабыз, - диде компаниянең генеральный директоры Альбина Килдегулова. - Безнең 20 ел эшләү дәверендә: меңнән артык чара уздырылган, Русиянең барлык төбәкләреннән - миллионга якын катнашучы, ә катнашучыларыбызның барлык стендларын сафка тезеп куйсаң, җирне экватор буенча 100 тапкыр урап чыгарга җитәчәк.
Башкортстан күргәзмәләр компаниясе үткәргән иң эре проектлар: Русия нефть-газ химиясе форумы; агросәнәгать форумы һәм АгроКомплекс халыкара күргәзмәсе; Русия энергетика форумы һәм Урал энергетикасы халыкара күргәзмәсе һәм башкалар.
Фото: "Башинформ" агентлыгы