+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
13 сентябрь 2023, 10:40

Республика үсешкә юнәлеш тота

Башкортстан һәркемне үзенә тартып торсын өчен тагын ниләр эшләргә кирәк?

Республика үсешкә юнәлеш тота
Республика үсешкә юнәлеш тота

Соңгы чорда, бөтен ил кебек үк, республика җитди сынауларга дучар булды. Тәүдә – пандемия, аннан соң Көнбатыш илләре санкцияләре басымы җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә һәм иң элек икътисадка тәэсир итте. Әмма Башкортстан икътисады, чикләү-санкцияләргә карамастан, тотрыклылык күрсәтә. Сәяси фәннәр кандидаты, Уфа Фән һәм технологияләр университеты доценты Николай Евдокимов фикеренчә, Башкортстанның икътисади потенциалы каршылыкларны ышанычлы җиңәргә мөмкинлек бирә, әмма безгә көнүзәк проблемалар белән генә чикләнмичә, киләчәк турында уйланырга, алга карап эш итәргә кирәк.

Ләкин бөтен дөнья турбулентлык хәлендә булганда киләчәкне фаразлау мөмкинме соң? Белгечләр фикеренчә, мөмкин һәм бу юнәлештә эшне туктатмаска, планлаштыруның кулай ысулларын сайларга кирәк.
“Хәзерге шартларда планлаштыру һәм фаразлау – шактый катлаулы мәсьәлә, ләкин, минемчә, социаль-икътисади үсештә планлаштыру элементлары булу зарур. Нәтиҗәләргә ирешү өчен без нәрсә һәм ничек эшләргә кирәклекне аңларга тиешбез. Сүз СССР вакытындагы планлы икътисадка кайту турында бармый, ләкин Кытай тәҗрибәсе икътисад тармакларын үстерүне планлаштыруның уңышлы корал булуын күрсәтә. Фаразлау исә тагын да катлаулырак мәсьәлә, бу җәһәттән республикада инде кулланылучы сценарийлы алымны оптималь файдаланырга кирәк”, – ди Уфа һәм технологияләр университетының Икътисад, финанслар һәм бизнес институты директоры Константин Гришин.
Әйткәндәй, сценарийлы алым – ул проблеманы анализлау ысулы, анда киләчәктә хәл-шартларның төрле вариантлары карала, ягъни бу алымны кулланганда берничә альтернатив сценарий төзелә.
Икътисадчы билгеләп үтүенчә, Башкортстанның идарә итү командасы соңгы чорда заман сынауларын уңышлы үтүгә сәләтлелеген күрсәтте, моның ачык мисалы – коронавирус пандемиясе. Республика аны зур югалтуларсыз үткәрә алды.
Хәзердән үк республикада кадрлар һәм фәнни потенциалларны үстерүгә, технологик суверенитетны формалаштыруга кагылышлы кабул ителгән карарлар киләчәктә үз җимешләрен китерәчәк, дип фаразларга була. Бу уңайдан Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президенты Рөстәм Даминев болай ди: “Киләчәктә өстенлекле тармаклар үсеш алачак, фәнни, инвестицион эшчәнлек, Башкортстанның җәлеп итүчәнлеге үсәчәк, дип уйлыйм. Фәнни, мәгариф, җитештерү оешмаларының интеграциясе артачак, моның ачык мисалы – илебездә алдынгы позицияләрне биләүче дөнья дәрәҗәсендәге Евразия НОЦын булдыру. Югары уку йортлары студентлары кампусын төзү фәнни мохит инфраструктурасын үстерүгә юнәлтелгән. Бу һәм башка юнәлешләр киләчәктә синергетик нәтиҗә бирәчәк һәм республика икътисадының арытаба үсешенә ярдәм итәчәк”.
Рөстәм Даминев фикерләрен БАГСУның санлы үсеш буенча проректоры, профессор Иван Сергиенко да яклый. “Республика инновацияле үсеш юлыннан бара һәм глобаль технологияләр үзәге буларак формалаша. Безнең көчле фәнни-педагогик потенциалыбыз, зур базаларыбыз бар, бердәм мәгълүмати-белем бирү технологияләрен, платформаларын формалаштыра алабыз, кадрлар потенциалын, иртәгәсе көн бурычларын хәл итүгә әзерлек дәрәҗәсен күтәрә алабыз”, – ди ул.
Хәзерге вакытта Башкортстанда киң кулланылучы санлы технологияләр планлаштыру һәм фаразлауның ышанычлы инструменты булып тора. “Санлаштыру мәгълүматны анализлау һәм оператив карарлар кабул итү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Без яңача анализлау инструментларыннан файдаланабыз. Шулай ук республика муниципалитетларындагы вәзгыятьне оператив рәвештә реаль вакыт режимында анализлап дөрес карарлар кабул итү өчен альтернатив мәгълүмат чыганакларын да кулланабыз”, – диде Стратегик эшләнмәләр үзәгенең стратегик аналитика бүлеге башлыгы Римма Әхмәтҗанова.
Санкцияләр басымына карамастан, югары нәтиҗәләр күрсәтүче сәнәгать һәм аграр тармаклар Башкортстан икътисадының өстенлеге исәпләнә. Соңгы елларда ирешелгән нәтиҗәләр шуны дәлилли.
“Узган биш ел катлаулы булды, әмма саннарга игътибар итсәк, республика икътисадының тотрыклылыгы, үсешкә юнәлеш тотуы күренә. Сәнәгать, эшкәртү, авыл хуҗалыгы тармаклары – барысы да үсеш күрсәтә. Кибетләрдә товарлар һәм продуктларның ассортименты зур. Көнбатыш оппонентларының безгә янаулары тормышка ашмады. Икътисад нәтиҗәле эшли, социаль-икътисади үсеш буенча планнар тормышка ашырыла. Бу нәтиҗәләргә, әлбәттә, бер мизгелдә генә ирешелмәде, боларның барысына да бөтен республиканың тырышлыгы белән ирешелде”, – ди икътисад фәннәре докторы, БДАУ профессоры Рәсүл Госманов.
Икътисадчы шулай ук алдагы 5 елда республикада яңа базарларга чыгу буенча җитди эш башкарылачак, яңа алымнар һәм җитди инвестицияләр таләп ителәчәк, дип саный. Башкортстанның заман сынауларына каршы торырлык куәте бар.
“Без барлык ресурслар белән тәэмин ителгәнбез, шул исәптән кадрлар белән дә. Бездә эшсезлек минималь дәрәҗәдә. Киләчәктә җитештерүне модернизацияләргә, аның күләмен арттырырга, инвестицияләр җәлеп итәргә кирәк булачак. Әгәр без шулай планлаштырабыз икән, димәк, мәгарифкә инвестицияләр салырга, төбәк-ара һәм дустанә илләр белән хезмәттәшлекне үстерергә кирәк”, – ди профессор
Рәсүл Госманов.
Әлбәттә, Николай Евдокимов фикеренчә, киләчәкнең төп ориентиры – кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту. Югары технологияләр, инвестицияләр һәм җитештерү үсеше шуңа хезмәт итә.
“Республика кешегә яшәргә уңайлы булган, үзенә чакырып торган төбәк булырга тиеш. Мин төп бурычны һәм социаль-икътисади үсешнең төп максатын шунда күрәм. Ә тиешле социаль инфраструктура булып кеше үзен җәмгыятькә файдалы итеп тойганда, бизнеста, фәндә, мәгарифтә, мәдәнияттә хыялын тормышка ашыра алганда бәхетле. Шушыларны кеше бәхетенең үзенчәлекле индексы, дип атыйлар. Безнең республикада шуңа омтылырга кирәк”, – ди Николай Евдокимов.
Билгеле, бу максатларга ирешүдә күп нәрсә идарәчеләргә генә түгел, ә кешеләрнең үзләренә дә бәйле.
“Мин республикабызның киләчәген бик матур итеп күзаллыйм, монда барысы да үзебезгә бәйле. Максатларга ирешү өчен җәмгыять бердәм булырга тиеш һәм без хәзер лидер тирәсендә тупланабыз. Эш планлы, этаплы барачак. Республиканың нигезе ныклы. Безнең тәҗрибә федераль үзәктә яклау таба һәм ул тәҗрибәне башка төбәкләр үзләштерә. Җитештерүчеләр өчен аңлаешлы шартлар тудырырга һәм кадрлар әзерләүгә игътибар бирергә кирәк”, – ди Рәсүл Госманов.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: