+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
13 сентябрь , 21:47

Үзмәшгульләр өчен осталык дәресләре оештырыла

Башкортстанның «Минем бизнес» үзәге Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы ярдәме белән төбәкнең үзмәшгульләрен бушлай осталык дәресәренә чакыра.

Үзмәшгульләр өчен осталык дәресләре оештырыла
Үзмәшгульләр өчен осталык дәресләре оештырыла
27 сентябрьдә «Үзмәшгульнең шәхси брендын төзү һәм алга җибәрү», ә 28 сентябрьдә «Маркетплейслар: ничек аларга чыгып акча эшли башларга» осталык дәресләре узачак. Чаралар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

- Бүген үзмәшгульләр төрле эшчәнлек өлкәләрендә катнаша: бу ремонт һәм төзелеш, автомобильләрдә йөк ташу, реклама, төрле товарлар һәм хезмәтләр җитештерү. Осталык дәресләре ярдәмендә үзмәшгульләр үз товарларын маркетплейслар аша алга этәрергә һәм клиентларны җәлеп итү һәм сатуны арттыру өчен шәхси брендны кулланырга өйрәнәчәк, - дип аңлатма бирде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Чара спикерлары маркетплейслардагы эш үзенчәлекләре турында сөйләячәк, электрон мәйданчыкларга чыгуның отышлылыгын исәпләячәк, товарларның нәтиҗәле карточкаларын ясарга һәм товарларны алга этәрү коралларын кулланырга өйрәтәчәк.

Ахырда катнашучыларга сертификатлар биреләчәк.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/21742/

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в