Диктант төрле яшь категорияләрен исәпкә алып эшләнгән тестлардан тора: балалар (7-13 яшь), үсмерләр (14-17 яшь), өлкәннәр (18-59 яшь) һәм өлкән яшьтәге кешеләр (60 яшь һәм аннан өлкәнрәк) өчен.
Һәр тест дүрт мәгънә блогын үз эченә ала:
* Беренче блок санлы куллану нигезләренә, ягъни төрле җайланмалар һәм база программалары һәм кушымталары белемнәренә багышланган;
* Икенчесе - санлы компетенцияләргә: социаль челтәрләр, интернет-кибетләр һәм башка онлайн-сервислар белән эшләү;
* Өченчесе - санлы хәвефсезлек, шул исәптән шәхси мәгълүматларын һәм җайланмаларын саклау;
* Дүртенче өстәмә блок яңа технологияләр, шул исәптән ясалма интеллект һәм акыллы тавыш ярдәмчеләре.
Узган сезонда акциядә бөтен илдән 919 меңнән артык кеше катнашкан. Быел санлы диктак тагын да күбрәк кешеләрне җәлеп итәргә планлаштыра. Белемнәрне тикшерү нәтиҗәсе Русия халкының санлы грамоталылык индексын билгеләү булачак.