Башкортстанда яшәүчеләрнең билгеле бер категорияләре дәүләттән шәхси торак төзү өчен җир участоклары алырга мөмкин.
UfaTime.ru басмасы язганча, республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына сылтама белән, Иглин, Калтыман һәм Чуваш-Кобау авылларында 10-15 сотый мәйданлы 21 участок таратылачак. Алар барысы да Иглин районында урнашкан.
Җирләрне түләүсез алу хокукына торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган кешеләр ия. Алар - аерым гражданнар, яшь, күпбалалы гаиләләр һәм инвалид балалары булган гаиләләр. Өстәвенә, күпбалалы гаиләләр һәм инвалид балалары булган гаиләләр участок урынына берьюлы 250 мең сум акча алырга мөмкин.
Фото: "Башинформ" агентлыгы