Икътисад
Бизнес курка торган бернинди деприватизацияләү дә булмаячак.
Рубль курсы белән җиңеп булмый торган проблемалар һәм кыенлыклар юк, аңа идарә ителә торган факторлар йогынты ясый. Аның белән мәсьәләләрне хәл итүдә беркем дә кискен хәрәкәт ясамаячак.
Төп ставка үсеше икътисадны тоткарласа да, инфляцияне киметә.
Алар Русиядә ышанычлырак эшләргә кирәклеген аңласын өчен, бизнес белән килешергә кирәк. Бизнесменнарга, капиталны чит илдә бүлеп, бер үк тырмага янә басарга кирәкми.
Глобаль икътисад, беренче чиратта, Көнбатышның финанс мөнәсәбәтләре системасын җимерүе аркасында, үзгәрүен дәвам итә. Әмма дөнья икътисадындагы хәл Русия хакимиятенең Ерак Көнчыгыш юнәлешендәге эшенә этәргеч бирде.
Хөкүмәт әлегә Русиядә салымны арттыру ихтыяҗын күрми.
Украина
Әгәр АКШ Украина сөйләшүләргә әзер дип саный икән, Владимир Зеленскийның аларны тыю турындагы указын гамәлдән чыгарсыннар.
Украинаның контрһөҗүм нәтиҗәләре юк, ләкин югалтулар бар – 71,5 мең ке-ше. Анда дулкын белән көчләп мобилизацияләү бара. Кайвакыт бу сугышка ташланган кешеләр аларныкы түгелме әллә, дигән фикер кала.
Украина контрһөҗүм алып барган вакытта Русия хәрби гамәлләрне туктата алмый.
Русияне Украина атом объектларына һөҗүм итүгә этәргән Британия махсус хезмәтләре “алда ни буласын белмиләр һәм җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкиннәр”.
Тышкы сәясәт
Тышкы сәясәт өлкәсенә килгәндә, башка халыклар мәнфәгатьләренә каршы килә торган гамәлләр кылырга ярамый. Ләкин бүген Көнбатышның әйдәүче илләре һәм беренче чиратта Америка Кушма Штатлары шул “тырма”ларга баса. Алар союздашларына һәм шулай дип аталган партнерларына басым ясыйлар. Аларның дуслары юк, кызыксынулары гына бар.
Русия исә, башка илләргә ярдәм күрсәтте, беркайчан да колонизатор булмады. Русия элек актив ярдәм иткән илләрнең тарихи хәтере сакланган, шуңа күрә алар белән мөнәсәбәтләрне тергезү кыен түгел. Бу Лаоска да кагыла, без анда бик күп дуслар күрәбез, бу тулаем Азия-Тын океан төбәгенә, шул ук Африкага кагыла.
Русия һәм Кытай хәрби берлекләр оештырмый, ә үз халыклары мәнфәгатьләрендә дус. Кытай Халык Республикасы белән киң фюзеляжлы самолетлар җитештерү өлкәсендә сөйләшүләр алып барыла.
Әрмәнстан власте, асылда, Азәрбайҗанның Карабахтагы суверенитетын таныды.
Русиянең Әрмәнстан белән бернинди проблемалары юк. Әрмәнстан һәм АКШ мөнәсәбәтләрендә ниндидер борылыш булуы икеле.
Читкә китүчеләр
Илгә кире кайту тенденциясе башланды, бу яхшы.
Төрле исәпләүләр буенча илдән 160 сәнгать эшлеклесе чит илләргә китте, алар Русия власте позициясе белән риза түгел. Аларның чит илдә эшләве хәерлерәк, илебездә кешеләрнең башын бутамасыннар һәм традицион булмаган кыйммәтләрне алга этәрмәсеннәр.
Русиядән китүчеләрдән Көнбатышта илне тәнкыйтьләүне һәм җитешсезлекләрне фаш итүне таләп итәләр. Ләкин аларга кире кайту өчен юлны берәү дә япмады.
“Роснано”ның элекке башлыгы Анатолий Чубайсның Израильгә ни өчен качуы аңлашылмый. Ул качты, ә “Роснано”да хәзер катлаулы процесслар бара, анда зур финанс бушлыгы барлыкка килгән. Ул Израильдә хәтта легаль булмаган хәлгә күчте, бу аңа нәрсәгә кирәк булгандыр, белмим.
“Яндекс”ка нигез салучыларның берсе Аркадий Воложның белдерүләре аның үз бизнесын һәм чит илдә активларын саклап калырга омтылуы белән бәйле. Израильдә кайгы-хәсрәт күрми яшәсен, әмма кешеләр үз иленә рәхмәтле булырга тиеш.
Ерак Көнчыгышны үстерү
Ерак Көнчыгышта җир асты байлыклары барлыгы 35 процентка өйрәнелгән, нефть чыгару тармакларын, шул исәптән дефицит чимал буенча, берничә тапкыр үстерү өчен геологик разведка программасына кертергә кирәк.Ерак Көнчыгыш федераль округында киберспорт буенча еллык турнир оештырылачак, беренче ярышлар ел ахырында узачак.
Көнчыгыш полигон үсешенең III этабы кысаларында объектлар төзелешен башлау өчен кирәкле документларга 2023 ел ахырына кадәр кул куелырга мөмкин.
Торак
Ипотека программасын Ерак Көнчыгышта оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренә киңәйтергә кирәк, ә аның югары планкасын 6-9 миллион сумга кадәр күтәрү мотлак.
Торакны мәҗбүри страховкалауны кискен эшләргә ярамый, дәүләт күпмедер вакыт чыгымнарны үз өстенә алуны дәвам итәргә тиеш.
Ипотека кредитлавы базарының “кискен кайнап чыгу” куркынычы бар, власть моны белә һәм чара күрә.
Газүткәргечләр
“Себер көче” һәм Сахалин – Хабаровск – Владивосток газүткәргечләрен бердәм системага тоташтырырга кирәк.
Русиянең Арктика зонасында 2030 елга табигый газ җитештерү – өч тапкыр, елына 64 миллион тоннага кадәр артырга тиеш.
Автомагистральләр
БАМ һәм “Транссебер” магистрален модернизацияләү дәвам итәчәк, шул исәптән концессия механизмнары һәм шәхси капитал җәлеп итү исәбенә темпларны арттырырга кирәк.
Тизйөрешле автомобиль магистральләре Себер һәм Ерак Көнчыгыш аша Тын океанга кадәр узачак, бердәм транспорт коридоры төзеләчәк.
Русиядә һәм АКШта Президент сайлаулары
АКШта кем генә Президент булып сайланмасын, Вашингтонның Русиягә каршы сәясәте барыбер үзгәрмәячәк. Дональд Трамп белән булган хәлләр – ул сәяси мотивлар буенча эзәрлекләү, ә аның Русия белән махсус элемтәләрдә гаепләүләре – буш сүз.
Русиядә парламент закон нигезендә карарны ел ахырында кабул итәргә тиеш. Карар кабул ителгәч, сайлаулар турында игълан ителәчәк, көне билгеләнәчәк, шул вакытта минем анда катнашу турында сөйләшербез.
Русия көчле һәм бәйсез ил булып калырга тиеш, чөнки аның киләчәге шуңа бәйле.
Кайбер илләр киләчәк образын үзләренең кемнәндер тулысынча бәйлелеге белән генә күзаллый. Илебезнең киләчәге үзебездән тора. Русия үз-үзен тәэмин итәрлек булырга тиеш. Ләкин бу изоляция дигәнне аңлатмый. Без үз илебезне үстерәчәкбез һәм аны тагын да көчлерәк итәчәкбез!
Шул ук вакытта...
13 сентябрьдә Русия Президенты Владимир Путин Амур өлкәсенең “Көнчыгыш” космодромында Корея Халык-Демократик Республикасы Дәүләт эшләре Рәисе Ким Чен Ын белән очрашты. Владимир Путин һәм Ким Чен Ын икътисади һәм гуманитар характердагы мәсьәләләр, шулай ук төбәктәге хәл турында фикер алыштылар.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.