+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 сентябрь 2023, 20:52

Башкортстанда эко-отель төзеләчәк

Отель 20-40 яңа эш урыны булдырачак.

Башкортстанда эко-отель төзеләчәк
Башкортстанда эко-отель төзеләчәк

Башкортстанның Үсеш корпорациясендә потенциаль инвестор белән очрашу узды. Ул инвестор Башкортстан территориясендә премиаль эко-отель урнаштырырга ниятли. Мондый проектлар Мәскәү өлкәсендә һәм Краснодар краенда инвестор тарафыннан гамәлгә ашырылган инде.

Үсеш Ккорпорациясе хезмәткәрләре тарафыннан Уфа һәм аның тирәсендәге районнарда урнашкан ирекле инвестиция мәйданчыклары тәкъдим ителде. Проектның инвестицияләр күләме 200 миллион сум тирәсе тәшкил итәчәк, 20-40 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

- Башкортстанның табигый потенциалы зур, аны дөрес куллану мөһим. Эко-отель төзү проектының үзенчәлеге - тирә-як мохиткә минималь йогынты ясап, республика халкына һәм кунакларына лаеклы ял итүне тәэмин итү. Инвестор белән без эко-отель урнаштыру өчен булачак мәйданчыкның мөмкинлекләре турында фикер алыштык һәм киләчәктә әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен барлык шартларны булдырырга әзер, - диде Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: