+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 сентябрь , 17:24

Өч мөһим килешүгә кул куелды

«Әйдә уйнарга!» Бөтенрусия уены фестивалендә өч килешү имзаланды.

Өч мөһим килешүгә кул куелды
Өч мөһим килешүгә кул куелды

Документларның берсе - Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе белән Башкортстан Мәгариф министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү.

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, килешү кысаларында уртак фәнни-тикшеренү, мәгариф, мәгърифәт, фәнни-методик проектлар эшләү, иҗтимагый әһәмиятле чараларны оештыру һәм үткәрү планлаштырыла.

Шулай ук Иран технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм Башкортстан территориясендә Иран уенчыклары ассортиментын киңәйтү турындагы килешүне Башкортстан һәм Иран ассоциациясе имзалады.

Моннан тыш, яклар "Альтернатива" пластмасса эшләнмәләр заводы белән "Zarrin Toys" Иран компаниясе арасында меморандум төзеде.

Фото: resbash.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас в