+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 сентябрь 2023, 19:51

Документларны ясалма интеллект тутырачак!

Башкортстан илнең "Росреестр" ясалма интеллект һәм нейрочелтәрләр кулланып эшләнгән яңа электрон сервис - "ЕВА" санлы ярдәмче эшләтеп җибәрелгән 10 пилот төбәгенең берсе булды.

Документларны ясалма интеллект тутырачак!
Документларны ясалма интеллект тутырачак!

Яңа система ничек эшли?

Ул сканерланган документлар нигезендә гаризаларны үзе тутыра, мәгълүматны күчемсез милекнең бердәм реестры мәгълүматлары белән чагыштыра, шулай ук кабул итү стадиясендә үк хаталар яки туры килмәүләр таба һәм, әгәр документларда берәр нәрсә дөрес булмаса, белгечләргә кирәкле төзәтмәләрне тәкъдим итә.

- «ЕВА» санлы ярдәмчене кертүдән көтелгән нәтиҗә - документларны кабул итү вакытын кыскарту. Шулай ук кыска вакыт эчендә хокукый экспертиза үткәреләчәк, ә тискәре карарлар саны кимиячәк. Шул ук вакытта "ЕВА" кешене алмаштырмый, ягъни аңа ярдәм итә: ахыргы карарны элеккечә "Росреестр" хезмәткәре кабул итә, - дип билгеләп үтте Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча Федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: