+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 сентябрь 2023, 22:27

Торак-коммуналь хезмәтләргә теркәлү дә санлаштырыла

Санлы мөмкинлекләрдән куллану тормышыбызны уңайлырак һәм гадирәк итә.

Торак-коммуналь хезмәтләргә теркәлү дә санлаштырыла
Торак-коммуналь хезмәтләргә теркәлү дә санлаштырыла

Санлы мөмкинлекләрне куллану инвесторларга офистан чыкмыйча су белән тәэмин итү һәм су чыгару челтәрләренә тоташу турында килешү төзергә мөмкинлек бирә. Бу процедураның уңайлылыгы һәм гадиләштерелүе кече һәм урта бизнес алып бару өчен уңайлырак шартлар тудыра, төбәктә инвестиция мохитен яхшыртуга ярдәм итә.

- Әгәр дә элек челтәрләргә тоташу озак булды икән, хәзер вәзгыять үзгәрде. Бүген инвесторлар онлайн-сервислардан файдалана ала. Моннан тыш, хезмәт күрсәтү мөрәҗәгать итүчеләргә һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга шәхси кабинетта гариза статусын реаль вакытта күзәтергә мөмкинлек бирә, - дип белдерде торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Юрий Палтусов.

Әлеге хезмәтне, түбәндәге сылтамалар буенча күчеп, «Санлы милек һәм төзелеш» сервисы аша яисә Башкортстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр төбәк порталы аша файдаланырга мөмкин:
https://stroyka.bashkortostan.ru/#/lifeSituation
https://gosuslugi.bashkortostan.ru/#/shortCard/200000000988945108

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: