+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 сентябрь 2023, 08:25

Ягулык ник кыйммәтләнә?

Моның сәбәпләре бар.

Ягулык ник кыйммәтләнә?
Ягулык ник кыйммәтләнә?

Соңгы өч ай эчендә ягулыкка бәяләр сизелерлек артты. Мәсәлән, күптән түгел “Башнефть-розница” җәмгыяте (“Роснефть” составына керә) май ахырыннан бирле унынчы тапкыр үз АЗСларында бензин бәясен күтәрде. Эксперт Олег Арефьев билгеләп үтүенчә, бу – ягулык демпферы буенча түләүләрне киметү турында кабул ителгән закон нәтиҗәсе. Мәсьәлә, тәү карашка бик гади кебек: нефтьчеләр ясалма рәвештә ягулык дефициты тудыра һәм биржада ягулыкны азрак саталар.

Әйе, бүгенге бәяләрнең әкренләп артуының күренеп торган сәбәпләре бар. Беренчесе, һәм, мөгаен, иң мөһиме, 31 июльдә имзаланган эчке базарда ягулык сатканда нефтьчеләргә компенсация түләү механизмына (демпферына) төзәтү кертү турында закон. Демпфер турындагы документ эчке базарда ягулык дефициты булмасын һәм аның бәяләре күтәрелмәсен өчен бизнеска тышкы һәм эчке базарларда бензин бәяләре арасындагы аерманы компенсацияләргә мөмкинлек бирә. Ягулык демпферы буенча түләүләр 2026 елга кадәр ике тапкыр киметелгән. 1 сентябрьдән башлап нефтьчеләр аена 30 миллиард сумга якын акча алып җиткермиләр. Шуңа күрә, нефть бизнесы катгый монополияләнү сәбәпле, заправкалардагы бәяләр күтәрелә башлады.
Монополияләнү дигәннән. Илдә биш иң зур нефть компаниясе бар: “Роснефть”, “Татнефть”, “Сургутнефтегаз”, “Лукойл” һәм “Газпромнефть”. Алар карамагында 32 нефть эшкәртү заводы исәпләнә. Шулар илдәге барлык ихтыяҗны канәгатьләндерә һәм ягулыкны чит илләргә дә сата. Ә әлеге компанияләрнең эчке базардагы ягулык бәяләре бер-берсеннән аерылмый диярлек. Аерылса да күпкә түгел. Бу исә компанияләр үзара килешеп (картельный сговор) хак билгеләмиме, дигән фикер тудыра.
Шуңа күрә, үзара килешү булып күренмәсен өчен, нефтьчеләр ягулыкны биржа аша азрак сата башлады, нәтиҗәдә, сорау күп булганлыктан, бәяләр үсте. Шуңа сылтама ясап, заправкалау стан­цияләрендә дә бәяләрне күтәрә башладылар. Дөрес, бәяләр кискен түгел, ә әкренләп күтәрелә. Кайбер экспертлар фикеренчә, шундый адым белән бәяләр арту дәвам итәчәк.
Русиянең ягулык берлеге вице-президенты Ринат Фәттахов ягулыкны ваклап сату бәяләренең артуын көтелгән һәм табигый процесс, дип саный. Нефть күп булган Русиядә ягулык башка илләргә караганда кыйммәтрәк тора, дигән тәнкыйтькә белгеч болай дип җавап бирә:
– Безнең илдә нефть күп, диләр. Ләкин бездә су да күп. Бер литр су якынча бер литр бензин бәясенә тиң. Әмма бензин җитештерү өчен заводлар, торба үткәргечләр, нефть базалары, АЗСлар төзергә кирәк. Бензин, әйтик, 47 сум тора. Суны фильтрлыйлар һәм савытларга тутыралар да кибеткә озаталар, ул да 47 сум һәм аннан да күбрәк тора.
“Гадел Русия – хакыйкать өчен” партиясе рәисе Сергей Миронов, мәсәлән, ягулык базарында яңа кагыйдәләр кабул итү яклы. Әйтик, ул демпфер механизмы гына хәлне уңай якка үзгәртә алмый, дип саный, шуңа күрә демпферны гамәлдән чыгарырга, шулай ук акцизларны ике тапкыр киметергә һәм нефть продукт­ларын биржага җибәрүне күп тапкыр арттырырга тәкъдим итә. Сүз уңаеннан, ягулык акцизы соңгы елларда өзлексез үсә (соңгы тапкыр 2023 елның гыйнварында), һәм хәзер Евро-5 классы бензин өчен тоннасына 14345 сум тәшкил итә. Ягъни һәр литр бензин бәясендә 11 сумга якын акциз өлеше бар. Янә шуны да билгеләргә кирәк, бер литр бензин бәясендә өстәмә бәя салымы (НДС) – 20 процент, файдалы казылмалар чыгарган өчен салым (НДПИ) – 30 процент. Шулай итеп, ягулык бәясенең 71 проценты – салымнар. Ә калган 29 процент нефть чыгаруга, аны эшкәртүгә, транспортировкалауга, заправкаларда сатуга сарыф ителгән чыгымнарны каплый. Ә салымнар исә бюджетны тулыландыра. Ә бюджет – ул хезмәт хакы, балалар пособиеләре, социаль түләүләр һәм дәүләт үз өстенә алган башка йөкләмә-чыгымнар.
Бу уңайдан шуны да билгеләп үтәргә кирәк, гомумән, соңгы чорда дәүләт сәясәте газ ягулыгына күчү һәм электр автомобильләрен кулланышка кертүне яклауга юнәлтелгән. Һәм монда барысы да мантыйкка сыя кебек. Ләкин болар тиз арада гына тормышка ашырыла торган нәрсәләр түгел.
Икътисадчылар билгеләп үтүенчә, ягулыкның кыйммәтләнүе товарларга һәм хезмәтләргә бәяләрнең артуына китерә. Чөнки товар ташу чыгымнары җитештерүчеләр тарафыннан һәр продукциянең үзкыйммәтенә салынган. Ягъни, транспорт чыгым­нарының бер өлеше товарның ахыргы бәясенә кергән. Бу – икътисади канун.
Экспертлар фикеренчә, бензинга бәяләрнең артуы – инфляция факторы да. Аңлашылуынча, ягулык товарның кыйммәтләнүенә нык тәэсир итә. Кыскасы, нефть продуктларының бәясе, транспортлау чыгымнары һәр кешегә диярлек, барлык товарларга, хезмәтләргә тәэсир итә – кибетләрдәге продуктлардан алып автобус билетларына кадәр.
Арытаба ягулык бәяләре төшүне көтеп буламы? Бәяләр үсүнең билгеле бер этабыннан соң, безгә калса, югарыдан берничә белдерү ясалачак, дип фаразларга мөмкин. Һәм бәяләрне, бәлки, бераз төшерерләр дә. Шулай ук инфляция факторын да истән чыгарырга ярамый. Аны авызлыклау буенча ил Президенты Хөкүмәткә һәм Үзәк банкка кискен таләпләр куйды.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: