+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 сентябрь 2023, 09:40

Төзелеш үсешкә этәргеч бирә

Республика Хөкүмәте тармакны даими игътибар үзәгендә тота.

Төзелеш үсешкә этәргеч бирә
Төзелеш үсешкә этәргеч бирә

Көнбатыш санкцияләре бу дәүләтләр җитәкчеләре теләгән нәтиҗәне бирмәде, Русия икътисады тиз арада аякка басты һәм тотрыклану динамикасы күзәтелә, диләр белгечләр. “Әйе, бу санкция-чикләүләр кайбер тармакларда кыенлыклар тудыра, ләкин без импорт технологияләрен үзебезнең аналогларга алыштырып, кыенлыкларны җиңәргә өйрәндек”, – дип язды Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үзенең телеграмм каналында.

Яртыеллык йомгакларыннан күре­нүенчә, республиканың сәнәгать җи­тештерүе индексы ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак (узган елның шул ук чорына карата +5,9 процент). Эчке инвестицияләр һәм импортны алмаштыру фәнни нигезгә корылган производстволарга, электр энергетикасына һәм төзелешкә ярдәм итә.
Файдалануга тапшырылган торак күләме буенча Башкортстан ил төбәкләре арасында җиденче урында тора, шул ук вакытта быел күрсәткечләр 5,6 процентка яхшырды.
Әйе, Башкортстанның төзелеш тармагы ышанычлы үсеш күрсәтә. 2022 елда республикада 3 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды. Агымдагы елда тармак тагын да югарырак темп күрсәтә, ярты ел эчендә 1,57 миллион квадрат метр торак төзелде. Бу күрсәткечкә тармак өчен оптималь шартлар тудыру, бюрократик киртәләрне киметү һәм объектлар төзүнең барлык этапларында консультация ярдәме оештыру аша ирешелде.
Русия Дәүләт думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитетының һәм Башкортстан төзүчеләр ассоциациясенең Уфада узган күчмә утырышында катнашучылар алдында чыгыш ясаганда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк төзелеш тармагының ышанычлы үсешен билгеләде.
“Әгәр Русия Хөкүмәтенең бик аң­лаешлы һәм вакытында куллана торган чараларының киң линейкасы булмаса, бәлки, мондый нәтиҗәләргә ирешелмәс тә иде. Бу икътисади инструментлар – ташламалы ипотека һәм төзелеш тармагын бюрократиядән азат итүгә юнәлтелгән чаралар”, – диде Радий Хә­биров. Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, республиканың тагын да күбрәк төзү мөмкинлеге бар, һәм узган елгы рекорд чик түгел.
“Без бу темпларны тотарга омтылабыз. Республиканың ел саен 3 миллион квадрат метр һәм аннан да күбрәк төзергә мөмкинлекләре бар. Ә 2030 елга Башкортстан “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында билгеләнгән 4 миллион квадрат метр күрсәткеченә чыгачак”, – диде Радий Хәбиров.
Төзелеш комплексы тагын да нәти­җәлерәк эшләсен өчен Русиядә инвестиция-төзелеш циклын кыскарту буенча эш алып барыла. Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин бу уңайдан Башкортстанны башка субъектларга караганда нәтиҗәлерәк эшчәнлек алып барган төбәк дип атады.
Республика җитәкчелеге күпләп төзү белән беррәттән, яңа торакның заманча һәм сыйфатлы булуына, бәяләрнең тотрыклылыгына зур игътибар бирә. Яңа төзелешләрнең норматив таләпләргә туры килүен торак һәм төзелеш күзәт­челеге буенча республика дәүләт комитеты белгечләре җентекләп күзәтә.
Бүгенге шартларда бәяләр сәясәте аеруча көнүзәк мәсьәлә исәпләнә. Соңгы ике айда Үзәк банк үзенең төп ставкасын ике тапкыр күтәрде. Башта 21 июльдән 8,5 процентка кадәр, аннары, 15 августтан, 12 процентка кадәр. Шулай итеп, кредитлар буенча процентлар кискен артты. Бу гади русиялеләргә, бигрәк тә якын араларда торак мәсьәләсен хәл итәргә ниятләгән кешеләргә ничек тәэсир итә соң?
Үзәк банк инфляцияне авызлыклау өчен шундый кискен адымга барды. Чөнки август уртасында 1 доллар бәясе йөз сумга кадәр күтәрелгән иде. Ил икътисады экспорт-импортка бәйле булганга, һәм чит илләрдән кертелгән товарлар башлыча долларга сатып алынганга күрә, долларга сорау арта. Сорау арткач, бәя күтәрелә, доллар бәясе арту инфляция үсүгә китерә. Үзәк банк ставканы күтәргәннән соң кредитлар һәм депозитлар буенча да процентлар күтәрелә, халык кредитны азрак ала һәм акчаны депозитларга активрак сала, акчаны рубльдә саклау отышлырак булганга, валютага ихтыяҗ кими һәм ул арзаная. Димәк, инфляция дә акрыная.
Төп ставка, гадиләштереп әйткәндә, бурычка алынган акчаның бәясе – Үзәк банкның гадәти банкларга бурычка акча биреп тору проценты. Аларга бу акчаны Үзәк банкка кире кайтарып бирергә кирәк. Шуңа күрә, гадәти банклар да үз файдаларына процентны күтәрә, димәк, ипотека проценты да үсә.
Җәй башында торак базарында хәл болай иде: ипотека буенча күпчелек килешүләр икенчел базарда иде, ягъни яңа фатирлар сатып алуга түгел. Чөнки икенчел базарда бәяләр сизелерлек түбән иде. Яз көне, Үзәк банк хәбәр итүенчә, ил буенча яңа төзелешләрдә квадрат метрның уртача бәясе икенчел базардагыга караганда 40 процентка кадәр кыйммәтрәк булды.
Июль ахырыннан хәл кискен үзгәрде. Ставкалар үскәннән соң, потенциаль сатып алучылар игътибарны икенчел торактан яңа төзелешләргә күчерде. Бу урында шуны ассызыклау мөһим: ипотека ставкалары өстенлексез программалар буенча гына арта (дәүләт ярдәменә нигезләнгән ташламалы программалар буенча ипотека алу шартлары элеккечә калды, өстенлекле категория гражданнар шуннан файдалана ала). Ә ташламалы программалар, билгеле булуынча, нигездә, яңа төзелешләрдән торак сатып алучыларга тәгаенләнгән. Хәзер икенчел торак сатып алу өчен ипотеканы – 14, ә яңа төзелешләргә 8 процент белән алырга мөмкин. Монда шуны да билгеләргә кирәк, торак базарындагы сүлпәнлек илдәге икътисади киеренкелеккә һәм халыкның акчалата кеременә бәйле. Әлеге вакытта торак базарында бәяләр кыйммәт, күпчелек халыкның төзелешкә тотынырга яисә йорт, фатир алырга акчасы җитми. Башкортстанда, мәсәлән, гамәлдәге бәяләргә (банкларның ипотека продукт­ларын файдаланып һ.б.) гаиләләрнең өчтән бере генә стандарт фатир сатып алу мөмкинлегенә ия. Башкаларның исә керемнәре аз, аларның акчасы ипотека түләрлек түгел. Димәк, фатир сатып алу өчен процент ставкалары тотрыклану, кимү белән бергә, халыкның акчалата кереме дә артырга тиеш.
“Дәүләтнең социаль өлкәгә ярдәме русиялеләрнең реаль керемнәре дә үсә башлаячак, дип өметләнергә мөмкинлек бирә. Шуны да онытмаска кирәк: Русия икътисады алдына куелган киртәләр бар, – диде Андрей Назаров. – Тиз арада барлык тармакларда да бары тик югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкин дә түгел, әмма иң мөһиме, гомум тенденция уңай. Киләсе ел дәвамында, әгәр форс-мажорлар булмаса, төп күрсәткечләр буенча икътисад үсешен ныгыту турында сөйләргә мөмкин булачак. Ил җитәкчелеге хәлне контрольдә тота һәм кешеләрнең тормыш сыйфаты тотрыклы үссен өчен барысын да эшли”, – дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры.
Республика Хөкүмәте төзелешне даими игътибар үзәгендә тота. Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, төзелеш – икътисадны җанландыра торган, үсешкә этәргеч бирә торган тармак. Төзелешкә салынган һәр сум 10 сумга арта, һәм алар барысы да икътисадка бара. Төзе­лештәге бер эш урыны, мәсәлән, башка тармакларда 8-9 кешене эш белән (транспорт, төзелеш материаллары, энергетика предприятиеләрендә һ.б.) тәэмин итә. Белгечләр билгеләвенчә, торгынлыкка дучар булган икътисадны куәтле төзе­лешләр ярдәмендә (юллар-күперләр, тиз йөрешле магистральләр салу һ.б.) җанландырып була. Моны, мәсәлән, алга киткән илләр тәҗрибәсе исбатлый.
Төзелеш тармагында проблемалар­ның бетеп торганы юк. Аларны эзмә-эзлекле хәл итеп барганда, һичшиксез, уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Әлеге вакытта төзелештә бәяләрне киметү, сыйфатны күтәрү буенча чаралар күрү, шәхси торак төзелешенә ярдәм итү өчен инфраструктураны җитезрәк сафка кертү беренчел бурычлардан санала.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: