+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 Сентября 2023, 09:19

Нефтекама һәм Николо-Березовка туристларны җәлеп итәләр

Нефтекама шәһәр паркы белән Кама елгасы арасында төзекләндерелгән велосипед-җәяүлеләр маршруты барлыкка килде.

Нефтекама һәм Николо-Березовка туристларны җәлеп итәләрНефтекама һәм Николо-Березовка туристларны җәлеп итәләр
Нефтекама һәм Николо-Березовка туристларны җәлеп итәләр
Русиядә ике муниципалитетны берләштергән мондый велосипед юллары бик аз.

Ул берничә этапта гамәлгә ашырылган: башта Нефтекамада "Сәламәтлек сукмагы" барлыкка килгән (2020 ел), аннары Николо-Березовканың тарихи өлеше төзекләндерелгән. Агымдагы елда бу ике маршрут хәвефсез велосипед-җәяүлеләр юлы белән берләштерелгән.

Нәтиҗәдә, туристларның һәм урындагы халыкның Николо-Березовканың «Өйгә кайту» тарихи үзәген төзекләндерү проектын күрү мөмкинлеге барлыкка килгән.

Бу проект 15 сентябрьдә дәрәҗәле "Архиwood" премиясенә лаек булган.

Бу хакта тулырак: https://irgrb.ru/tpost/roi9sp2241-pobeda-proekta-blagoustroistva-v-nikolo

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас