+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 сентябрь 2023, 11:06

Башкортстан стенды Кахазстан форумында тәкъдим ителәчәк

«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан Республикасы 25-27 сентябрьдә Казахстанның Астана шәһәрендә узачак "ИННОПРОМ" халыкара сәнәгать күргәзмәсендә 221 кв. метр мәйданлы күпбаскычлы стендын тәкъдим итәчәк.

Башкортстан стенды Кахазстан форумында тәкъдим ителәчәкБашкортстан стенды Кахазстан форумында тәкъдим ителәчәк
Башкортстан стенды Кахазстан форумында тәкъдим ителәчәк
Анда Башкортстан Республикасы социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре, сәнәгать һәм туризмны үстерү өлкәсендәге төп проектлар тәкъдим ителәчәк.

- 2023 елның гыйнвар-июнь айларында Башкортстан һәм Казахстанның үзара товар әйләнеше 2022 елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 4,4 процентка югарырак, шул ук вакытта без, узган елның шул ук чоры күрсәткечләре белән чагыштырганда, 9,5 процентка экспорт үсешен дә теркибез. Товар әйләнешенең уңай динамикасын саклау һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне арттыру өчен без Казахстанда 6-8 сентябрьдә узган "KazBuild" халыкара төзелеш күргәзмәсе мәйданчыгында Башкортстан Республикасы стендын оештырдык.

Әлеге күргәзмә кысаларында Башкортстанның 6 предприятиесе потенциаль партнерлар белән 300дән артык сөйләшү үткәрде, шуннан соң экспорт контрактлары төзү көтелә. Без, әлбәттә, әлеге юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез һәм Астанадагы "ИННОПРОМ" сәнәгать күргәзмәсендә масштаблы стенд тәкъдим итәчәкбез, анда республиканың соңгы казанышларын күрсәтәчәкбез, – дип уртаклашты Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас