Төбәк Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, Казахстан төп партнерларның берсе һәм тышкы сәүдә әйләнешендә икенче урында тора (11,5 процент). Премьер-министр партнерлыкны ныгытуның нәтиҗәле коралы дип сәүдә-икътисади хезмәттәшлек үзәкләрен, ә алар кысаларында транспорт-логистика инфраструктурасын булдыруны атады. Бу килешүләр 2021 елда Башкортстан Хөкүмәте белән Казахстан Сәүдә һәм интеграция министрлыгы, Көнбатыш Казахстан өлкәсе Хакиме арасында меморандумда беркетелгән иде.
- Катлаулы продукция җитештерүнең тулы циклын бер төбәк көчләре белән эшләү катлаулы. Идел буе һәм Урал төбәкләренең, турыдан-туры Казахстан белән Евразия икътисади үзәге сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерергә, логистиканы яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бу проектка Русиянең 7 төбәге җәлеп ителгән инде, Казахстан ягы да катнашыр дип өметләнәбез, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Андрей Назаров ассызыклаганча, ике төбәкнең партнерлыгы һәм дуслыгы аталган юнәлешләр белән генә чикләнми һәм чикләре дә юк. Ул Башкортстан көннәрен - Казахстанда һәм Казахстан көннәрен Башкортстанда үткәрергә тәкъдим итте һәм Русия һәм Казахстан төбәкләренең ХХ форумын Уфада оештыру мөмкинлеге турында белдерде.
Фото: pravitelstvorb.ru