

Телекүпер режимында Андрей Назаров Нагаевода подстанция һәм Глумилино бистәсендәге казанлыкта яңа трансформаторларны эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.
- Башкортстанда энергия җитештерү һәм куллану күләме ел саен уртача 3 процентка арта. Әлегә илдә яңартылмый торган энергия чыганаклары өстенлек итсә дә, альтернатив энергетикага күчү тенденциясе ныгый бара. Аерым алганда, бездә җылылык электр станцияләре өлеше 93 проценттан артып китә, гидроэлектростанцияләр - 4 процент. Безнең альтернатив энергия чыганаклары 2 проценттан артмый. Шуңа күрә бүген энергетикага яңа идеяләр һәм инновацияләр кирәк. Энергетика форумында максималь нәтиҗәле эксперт киңәшләрен эшләүгә юнәлтелгән конструктив дискуссияләр узачагына шикләнмим, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Андрей Назаров «Урал энергетикасы» күргәзмәсендә булды, анда 110нан артык компания үз стендларын тәкъдим итте. Форум һәм күргәзмә эшендә Русиянең 20 төбәгеннән компанияләр, Беларусь, Кытай, Әрмәнстан һәм Кыргызстаннан хакимият органнары һәм бизнес-берләшмә делегацияләре катнаша. Форумның эшлекле программасында Русия Федерациясенең 19 шәһәреннән һәм субъектыннан 300дән артык спикер катнашлыгында 40тан артык чара бар.
Ачылу тантанасы ахырында Андрей Назаров энергетика тармагы предприятиеләре хезмәткәрләренә республика бүләкләрен тапшырды. Биш кешегә "Башкортстан Республикасының атказанган энергетигы" исеме бирелде.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте