-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 сентябрь 2023, 16:17

"Без бер ярдәм чарасын да туктатмадык..."

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Интернет челтәрендә эшкуарларга карата булган ярдәм чаралары турында пост бастырды.

"Без бер ярдәм чарасын да туктатмадык..."
"Без бер ярдәм чарасын да туктатмадык..."

"Безнең алда нинди генә кыенлыклар булмасын, бер генә ярдәм чарасын да туктатмыйбыз - бу республика җитәкчелегенең төп позициясе, - дип язган ул. - Быел Башкортстан эшкуарларына ярдәм итүебезне дәвам итәбез. Алар 186,8 млн сум муниципаль субсидия алачак, шуларның 100 млн сум – республика акчасы.

Субсидияләр хисабына бизнес эшкуарлык проектларын гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарның бер өлешен, шул исәптән арендага, торак булмаган бинаны ремонтлауга, төп чаралар һәм җиһазлар сатып алуга, инженерлык инфраструктурасы объектларына тоташуга, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарны каплый алачак. Ярдәм «Башкортстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү» дәүләт программасы кысаларында күрсәтелә.

Урындагы кече бизнеска мондый ярдәм икътисади активлыкны стимуллаштыра, эш урыннары санын арттырырга ярдәм итә, бу, үз чиратында, муниципалитетларның финанс тотрыклылыгын ныгытуга, гомумән, районнар һәм шәһәрләр үсешенә ярдәм итә.

Үткән елда республикада 459 кече һәм урта эшкуарлык субъекты һәм 27 үзмәшгуль муниципаль субсидия алды. Быел да шуңардан ким булмаган саннар көтәбез.

Эшкуарларыбызга мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска киңәш итәм. Муниципаль субсидияләр алу турында барлык мәгълүматны муниципалитетның бизнес-шерифыннан сорагыз, түбәндә аларның элемтәләре: https://biznestur.bashkortostan.ru/documents/other/270544/

Эшләрдә уңышлар һәм яхшылык телим!", - дип язган Премьер-министр Андрей Назаров.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: