- Мәскәү финанс форумы - дәүләтнең финанс, салым һәм бюджет сәясәтен һәм финанс секторын камилләштерүнең актуаль мәсьәләләрен тикшерү өчен абруйлы мәйданчык. Фикер алышулар барышында экспертлар Русия икътисады үсешенең төп векторларын билгеләде, - дип билгеләп үтте Лира Игътисамова.
Русия Федерациясе Финанс министрлыгы чакыруы буенча Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры «Хәзерге чынбарлыкта төбәк финансларын үстерү траекториясе» дигән панель сессиясе эшендә дә катнашты.
17 эксперт мәйданчыгында федераль һәм төбәк хакимияте, бизнес, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр, һөнәри һәм эксперт берләшмәләре вәкилләре ачык диалог барышында илнең икътисади һәм финанс тормышының актуаль мәсьәләләрен карады.
Фото: pravitelstvorb.ru