– Николо-Березовка нефть яткылыгы янында, шифаханәдән 300 метр ераклыкта торфлы уникаль дәвалау ләме чыганагы булу – “Сосновый бор”ның төп кыйммәте. Торфлы чыганакның составы бик бай, ләм тирегә үтеп кереп, тынычландыручы, йогышсызландыручы һәм тернәкләндерүче дәвалау чарасы буларак та тәэсир итә һәм организмны актив микроэлементлар белән баета. Бу процедура терәк-хәрәкәт аппаратының, тире, нерв системасы авыруларының, бәвел-җенес системасының, ишетү, күрү һәм сулыш алу, ашкайнату органнары авыруларын дәвалаганда актив кулланыла. Барлык процедуралар профилактикага, иммунитетны ныгытуга юнәлтелгән. Ә махсус программалар катлаулы авырулардан савыгырга ярдәм итә. Мәсәлән, “Здоровая спина” программасы буенча дәваланырга мөмкин. Бу уникаль методика су астында арканы тоташ дәвалауны үз эченә ала. Шифаханәдә шулай ук диагностика үтеп була, ягъни авыруларны шунда ук ачыкларга һәм дәваланырга мөмкин, – ди “Башнефть-Сервис” филиалының баш табибы Зөлфирә Юлдашбаева.
– “Сосновый бор”га килүчеләргә башка процедуралар да тәкъдим ителә. Су шифаханәсен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Монда пациентларны дару үләннәре төнәтмәләре, ылыс, скипидар, диңгез тозы салынган махсус ванналарга урнаштыралар. Бу процедураның искиткеч нәтиҗәсен беренче сеанстан ук тоярга мөмкин. Шулай ук Шарко душы, циркуляр душ, гидромассаж һәм су асты душ-массажы кебек процедуралар тәкъдим ителә. Ә физиотерапия бүлегендә ток, магнит кыры һәм ультратавыш белән тәэсир итүнең алдынгы ысуллары кулланыла, – ди Зөлфирә Юлдашбаева.
– “Сосновый бор” шифаханәсе ел әйләнәсенә эшли. Ял итү вакыты 14 көн тәшкил итә. Шифаханәдә гаилә белән үзең теләгән вакытта ял итәргә мөмкин. Безнең шифаханә үзендә пациентларны гына түгел, шау-шудан һәм шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәргә теләүчеләрне дә кабул итәргә әзер, вакытны тыныч һәм матур урында үткәрү тәнгә сихәт, җанга рәхәт бирә. Теләгән һәркем өчен сәламәтләндерү юлламасы каралган. Аңа югары сыйфатлы туклану, бүлмәдә яшәү һәм бассейнда булу кертелгән. Коллективыбызның уртак максаты – кешеләргә сәламәтлекне, иртәгесе көнгә ышаныч һәм тормыш шатлыгын сакларга ярдәм итү. Быел шифаханә-профилакторий 35 еллык юбилеен билгели. Башта “Сосновый бор” шифаханә-профилакторие “Башнефть” эшчеләре өчен булдырылган, ә бүгенге көндә теләге булган һәркемгә ишекләрен ачты, – дип уртаклашты “Сосновый бор” шифаханә-профилакторие җитәкчесе Эльвера Нуриева.
Альбина ИРКӘБАЕВА.