+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
4 октябрь 2023, 10:05

Башкортстан делегациясе Русия һәм Үзбәкстанның үзара хезмәттәшлек форумында катнаша

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов җитәкчелегендәге республика рәсми делегациясе Казанга Русия белән Үзбәкстан арасында III төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашу өчен килде.

Башкортстан делегациясе Русия һәм Үзбәкстанның үзара хезмәттәшлек форумында катнашаБашкортстан делегациясе Русия һәм Үзбәкстанның үзара хезмәттәшлек форумында катнаша
Башкортстан делегациясе Русия һәм Үзбәкстанның үзара хезмәттәшлек форумында катнаша

- Бу - күп планлы диалог мәйданчыгы, ул безгә Үзбәкстан Республикасы партнерлары белән төбәкара хезмәттәшлекне үстерүнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алышырга мөмкинлек бирә. 2022 ел нәтиҗәләре буенча Үзбәкстан Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешендә 8нче урында тора. 2021 елдан 2022 елга кадәр экспорт үсеше 35 процент тәшкил итте. Агымдагы елның 7 аенда без экспортның 26 процентка һәм импортның сизелерлек артуын күзәтәбез, бу үзара файдалы булуын һәм хезмәттәшлегебезнең зур потенциалын ассызыклый. Безнең делегация составында бүген кече һәм урта эшкуарлыкның машина төзелеше, төзелеш, агач эшкәртү һәм җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә Үзбәкстан бизнесы белән кызыксынучы 18 вәкиле бар, - дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов.

Форумда һәр компания «Русия һәм Үзбәкстан эшлекле даирәләре өчен элемтәләр биржалары» эше кысаларында очрашулар уздырачак. Шулай ук Башкортстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы өлкәләре арасында ике яклы хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планына кул кую планлаштырыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас