

Русия Кластерлар, технопарклар һәм махсус икьтисади зоналар ассоциациясе директоры Андрей Шпиленко сүзләренчә, бүген Башкортстан тармакара кооперацияне үстерү мәсьәләсендә алда бара. Шуңа күрә илнең нәкъ менә шушы төбәгендә мондый очрашулар даими үткәрелә.
Аларда дискуссияләр бара, бу юнәлештә алга таба үсешкә комачаулый торган "авыр нокталар" ачыклана. Ә Туймазы, биредә узган елда илдә беренче җиһаз кластеры барлыкка килү сәбәпле, бүгенге очрашу урыны итеп сайланды.
Фото: tuvest.ru