+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 октябрь 2023, 09:12

Финанс иминлеге буенча Халыкара олимпиадада кем җиңәр?

2-6 октябрьдә Сочи шәһәренең «Сириус» мәгариф үзәгендә финанс иминлеге буенча III Халыкара олимпиаданың финал этабы уза.

Финанс иминлеге буенча Халыкара олимпиадада кем җиңәр?Финанс иминлеге буенча Халыкара олимпиадада кем җиңәр?
Финанс иминлеге буенча Халыкара олимпиадада кем җиңәр?

Олимпиада финалына 19 илдән 500гә якын укучы һәм студент чыккан. Олимпиада информатика, җәмгыять белеме һәм илләрнең, банк системаларының, компанияләрнең һәм гади кешеләрнең икътисади иминлеге белән бәйле белемнәрне популярлаштыруга юнәлтелгән. Олимпиаданы Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм "Росфинмониторинг" оештыра.

Бәйгедә 8-10нчы сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша. Олимпиадага әзерлек буенча Оештыру комитеты рәисе, Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, өч ел эчендә олимпиаданы үткәрү дәрәҗәсен саклау гына түгел, шактый арттыру мөмкин булган.

- Өч ел эчендә финанс хәвефсезле олимпиадасы бөтен дөнья буенча миллионлаган кешене берләштерүче чын яшьләр хәрәкәте булды. Бүген ул - бөтендөнья финанс иминлеге системасы өчен белем алмашу һәм профессиональ кадрлар үстерү буенча халыкара мәйданчык. Быел Сочига Русиядән һәм тагын 18 илдән 500 тирәсе укучы бала килде. Олимпиадада катнашу кыйммәтле тәҗрибә генә түгел: җиңүчеләр һәм призерлар әйдәп баручы югары уку йортларына кергәндә аерым ташламалар, шулай ук илнең эре финанс оешмаларында дәрәҗәле, кызыклы эшкә урнашу мөмкинлеге ала, – диде ассызыклады Дмитрий Чернышенко.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас