Узган елда республика җитәкчелеге тарафыннан урындагы техник реабилитация чаралары һәм җиһазлары җитештерүчеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү бурычы куелды.
Иң көтелгән ярдәм чарасы – яңа җиһазлар сатып алуга тотынылган чыгымнарның 50 процентын каплауга субсидияне җитештерүчеләр агымдагы елның августының беренче яртысында алды. Конкурста урындагы техник реабилитация чаралары һәм җиһазлары җитештерүчеләрнең тугызы катнашты һәм субсидия алды.
Агымдагы елга әлеге ярдәм чарасына Башкортстан бюджетында барлыгы 20 млн сум каралган.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте