

Оештыручылар мәгълүматлары буенча, анда федераль һәм төбәк хакимият органнары, сәнәгатьне үстерү төбәк фондлары һәм сәнәгать кластерлары вәкилләре катнашуы планлаштырыла.
Бүген Туймазыда "Сәнәгать кластерларының яңа эш режимы: мөмкинлекләр һәм перспективалар" дигән пленар утырыш уза. Ә иртәгә Уфада Русия Федерациясе кластерларының уртак проектларын яклау планлаштырыла.
Форумның эшлекле программасы кысаларында сәнәгать кластерлары эшенең яңа режимын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралачак, шулай ук конкурс нигезендә сайлап алуга әзерлек максатларында уртак кластер проектларын тәкъдир итү планлаштырыла.
- Русиягә карата актив санкция сәясәте шартларында җитештерүне модернизацияләү процессларына, импортны алмаштыру сәясәтен үткәрүгә, шулай ук илебез компанияләре арасында кооперацияне көчәйтүгә зур роль бирелә. Форум кысаларында безгә кластерларны, тулаем сәнәгатьне санкцияләр чорында үстерү, шул исәптән импортны алмаштыра торган урыннарны эзләү һәм аларны үз җитештерү белән тутыру мәсьәләләре буенча фикер алышырга кирәк булачак, - дип хәбәр итте Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә вице-премьер, республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Фото: bashinform.ru