+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 октябрь 2023, 16:46

Туймазыда илнең 36 төбәгеннән кластер вәкилләре җыелды

Башкортстанда 5-6 октябрьдә «Җитештерү кооперациясе: технологик суверенитетка ориентир» форумы уза. Бу хакта "Туймазинский вестник" хәбәр итә.

Туймазыда илнең 36 төбәгеннән кластер вәкилләре җыелдыТуймазыда илнең 36 төбәгеннән кластер вәкилләре җыелды
Туймазыда илнең 36 төбәгеннән кластер вәкилләре җыелды

Чараны Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән Русия кластерлар, технопарклар һәм махсус икътисади зоналар ассоциациясе, Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Төбәк сәнәгать сәясәте департаменты оештырды.

Берничә көн узачак форумга сәнәгать кластерлары, сәнәгатьне үстерү төбәк фондлары, башкарма хакимият органнары, шулай ук бизнес, банк структуралары вәкилләре чакырылды.

Фото: tuvest.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас