

Кичә Туймазы шәһәре «Җитештерү кооперациясе: технологик суверенитетка ориентир» форумы локацияләренең берсенә әверелде. Анда илнең 36 төбәгеннән сәнәгать кластерлары вәкилләре катнашты.
Форумның төп максатларының берсе - кластерлар һәм технопарклар төзү тәҗрибәсе белән уртаклашу. Туймазыда илдәге беренче җиһаз кластеры урнашкан, шулай ук монда күптән түгел «Мастер» технопаркы эшләтеп җибәрелде. Пленар утырыштан соң чара кунакларына әлеге предприятиеләргә экскурсияләр оештырылды.
Форумда катнашучылар башта «Корона»да - мебель кластерының төп предприятиесендә булды. Биредә аларга кровать һәм матраслар җитештерүнең тулы циклын, әзер продукция складын һәм фирма кибетен күрсәттеләр.
Предприятие продукциясе бөтен ил буйлап сатыла, Казахстанда һәм Белоруссиядә дә ихтыяҗ бар. Форумда катнашучылар билгеләп үткәнчә, җитештерү цехларында чисталык һәм тәртип, эш процессы оешкан, ахыргы продукция югары җитештерүчәнлеккә һәм сыйфатка ия.
Фото: tuvest.ru