+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 октябрь 2023, 08:06

Кластерларга кече предприятиеләрне дә җәлеп итү мөһим

«Җитештерү кооперациясе: технологик суверенитетка ориентир» форумында Русия кластерлар, технопарклар һәм махсус икътисади зонала ассоциациясе директоры Михаил Лабудин сәнәгать кластерларын булдырганда кече һәм урта предприятиеләргә дә игътибар бирү мөһимлеге хакында ассызыклады. Бу хакта "Туймазинский вестник" хәбәр итә.

Кластерларга кече предприятиеләрне дә җәлеп итү мөһимКластерларга кече предприятиеләрне дә җәлеп итү мөһим
Кластерларга кече предприятиеләрне дә җәлеп итү мөһим

- Без Башкортстанның берничә производствосында булдык, станоклар төзү һәм җиңел сәнәгать өлкәләрендә 230 миллион сум күләмендә фаразланган импортны алыштыручы 21 проектны ачыкладык. Аларның нинди үсеш моделен сайлавын бергәләп хәл итеп була. Ләкин, гомумән алганда, бүген кластер формалаштыруның ике моделе бар. Беренчесе - үзе тирәсендә детальләр һәм комплектлаучы эшләнмәләр белән тәэмин итүчеләр даирәсен формалаштырган резидент. Икенчесе - бөтен чылбыр бер продукт чыгаруга бәйләнгән, - дип белдерде Михаил Лабудин.

Шул ук вакытта ул сәнәгать кластерлары дәүләт ярдәме чараларына исәп тота ала торган таләпләрн хакында искәртте.

Фото: tuvest.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас