

Спикерлар ролендә Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Александр Шельдяев, Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының төбәк сәнәгать сәясәте һәм проект идарәсе департаменты директоры Иван Куликов, шулай ук Русия кластерлар, технопарклар һәм махсус икътисади зоналар ассоциациясе директоры Михаил Лабудин, Русия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Төбәк сәнәгать сәясәте һәм проект идарәсе департаменты директоры урынбасары Леонид Данилов чыгыш ясады. Форум көн тәртибенә алар яңа сораулар күтәрделәр.
Башкортстанда кластерлар булдыру турында фикер алышканда, Александр Шельдяев, аерым алганда, республикада 800гә якын предприятие барлыгын билгеләп үтте. Шуңа күрә ел ахырына кадәр гамәлдәге кластерлар санын 5тән 15кә кадәр арттыру планлаштырыла.
Фото: tuvest.ru