«ЦентрИнжиниринг» компаниясенең генеральный директоры Дмитрий Бернгардт Уфада стационар газ турбиналы двигательләр җитештерү, хезмәтләр күрсәтү һәм ремонтлау буенча бүлендек предприятие булдыру проектын тәкъдим итте. Беренче продукцияне 2024 ел ахырында чыгарырга планлаштыралар. Ә 2026 елдан чит ил газ турбиналы двигательләр өчен импортны алмаштыручы детальләр дә җитештерелә башлаячак.
Проектка кертемнәрнең гомум күләме - 9,1 млрд сумнан артык. Яңа производствода 500гә якын яңа эш урыны булдырылачак.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, яңа производствоны үстерүгә Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев ярдәм итәчәк.
– Бу - бик масштаблы проект, без аны гамәлгә ашыруның барлык этапларында да озата барачакбыз, - дип ассызыклады республика Башлыгы Радий Хәбиров. - Республикада машина төзү өлкәсендә яхшы компетенцияләр бар инде. Әмма күпсанлы белгечләр җыю өчен бүген үк безнең югары уку йортлары һәм колледжлар белән квалификацияле кадрлар әзерләү буенча хезмәттәшлекне башлау мөһим.
Ярдәм чаралары буларак, проект салым ташламалары белән өстенлекле статус ала. Инвесторга шулай ук инженерлык инфраструктурасын булдыру чыгымнарының бер өлешен каплаячаклар.
«ОЗНА-Измерительные системы» компаниясе генеральный директоры Вилдан Йомагулов нефть-газ тармагы өчен үлчәү җайланмаларына запас частьләр җитештерүне техник яктан яңадан коралландыру планнары турында сөйләде.
Сүз станок паркын модернизацияләү турында бара, ул предприятиенең җитештерүчәнлеген арттырырга һәм керемнәрне 30 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа җиһазларга 102 млн сум акча кертергә һәм аны 2023 ел ахырында ук файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
Республика Инвестицион комитеты проектка салым ташламалары белән өстенлекле статус бирде.
«Дельта» тегү предприятиесе директоры Светлана Кузьмина Бишбүләк районында сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре өчен шәхси саклану чаралары җитештерү комплексын булдыру проектын тәкъдим итте.
- Бездә Башкортстан территориясендә берничә тегү производствосы бар инде. Яңа мәйданчыкны төзүгә без 35 млн сум акча кертергә ниятлибез, – дип хәбәр итте Светлана Кузьмина. - Персоналны укыту өчен без вакытлыча тегү участогын эшләтеп җибәргән бинаны арендаладык. Анда инде 37 кеше эшли.
Ярдәм чаралары буларак проект салым ташламалары белән өстенлекле статус ала. Моннан тыш, муниципалитет хакимияте киләчәктә җитештерү өчен җир кишәрлеген рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтәчәк.
Уфаның Октябрь районында сервис хезмәте күрсәтү үзәген булдыру проектын «Азимут» компаниясе директоры Кирилл Горбунов тәкъдим итте. Маршал Жуков урамында урнаштырылачак комплекс сәүдә-павильонын, электр автомобильләрен зарядлау станциясен һәм кунаклар өчен ял зонасын үз эченә алачак.
Инвестицияләр күләме - 100 млн сум. 2026 елда сервис үзәге ачылгач, анда 15 кеше эшләячәк.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча проект салым ташламалары белән өстенлекле статуска ия булды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа комплексның эстетик яктан кызыклы тышкы кыяфәтенең мөһимлегенә игътибар итте.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте