- Быел Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы реестрына тагын ике кластерны - җиңел сәнәгать һәм станоклар төзү кластерларын кертергә һәм 10 төбәкара кластерга керергә планлаштырабыз. Омск, Чиләбе, Ырынбур өлкәләре һәм Карелия Республикасы белән килешүләр имзаланган инде. Эштә - Иркутск һәм Самара өлкәләре белән килешүләр, - дип сөйләде министр.
Параллель рәвештә былтыр Петербург Халыкара икътисади форумында Русия Президенты билгеләгән яңа максатларга туры китерү өчен Башкортстанда гамәлдәге сәнәгать кластерларын аккредитацияләү буенча актив эш алып барыла.
- Әйтик, хәзерге вакытта импортны алмаштыруга юнәлтелгән 19 инвестиция проекты бар. Аларның гомум күләме якынча 1,5 млрд сум тәшкил итә. Безнең предприятиеләр кластер үсеше кысаларында Башкортстанда җитештерүне локальләштерәчәк һәм үз продукциясен җитештерүне күп тапкырлар арттырачак дип саныйбыз, - диде Александр Шельдяев.
Фото: "Башинформ" агентлыгы