+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 октябрь 2023, 15:32

"Дәүләт бизнеска актив ярдәм итә..."

Агымдагы елның 9 аенда Башкортстанның дәүләт һәм муниципаль заказчыларыннан кече эшкуарлык субъектлары һәм социаль юнәлешле коммерция карамагында булмаган оешмалар өчен сатып алуларның гомум өлеше 45 процент тәшкил итте (мәҗбүри норматив - 25 процент).

"Дәүләт бизнеска актив ярдәм итә...""Дәүләт бизнеска актив ярдәм итә..."
"Дәүләт бизнеска актив ярдәм итә..."

Агымдагы елның I яртысындагы белән чагыштырганда (35 процент), дәүләт һәм муниципаль заказчылардан сатып алулар өлеше 10 процентка арткан.

Бу хакта бүген «Кече эшкуарлык субъектлары һәм социаль юнәлешле коммерция карамагында булмаган оешмалар өчен сатып алулар: заказчыларга нәрсә белергә кирәк?» темасына үткәрелгән семинар барышында билгеле булды, анда 300дән артык тыңлаучы катнашты.

- Дәүләт бизнеска актив ярдәм итә: яңа норматив-хокукый актлар һәм нигезләмәләр кабул ителә, гомумдәүләт проектлары гамәлгә ашырыла, контракт системасы турындагы законнар яңа чынбарлыкка яраклаштырыла, – дип билгеләп үтте Көндәшлек сәясәте буенча комитет рәисе Гөлшат Арсланова.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас