+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 октябрь 2023, 16:17

Ике завод хезмәттәшлек турында килеште

10 октябрьдә Башкортстанга рәсми эш сәфәре белән Беларусь Премьер-министры Роман Головченко килде. Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров һәм Роман Головченко Минск автомобиль заводы (МАЗ) белән Уфа трамвай-троллейбус заводы (УТТЗ) арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашу «УТТЗ» мәйданчыгында узды.

Ике завод хезмәттәшлек турында килештеИке завод хезмәттәшлек турында килеште
Ике завод хезмәттәшлек турында килеште

Андрей Назаров 2019 елда ике предприятиенең үзара стратегик партнерлык юлына чыгуы хакында белдерде. Бу ел башында Уфа трамвай-троллейбус заводы Минск заводы белән партнерлык турында эре килешүгә кул куйды. Шул килешү, шул исәптән, җитештерү генә түгел, шулай ук сервис һәм дилерлык эшчәнлеген дә күздә тота.

- Бүген инвестицион проект, яңа производство булдыру турында килештек. Килешү бүген булган барлык троллейбусларга ихтыяҗны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Чөнки Уфа трамвай-троллейбус заводы заказлары бик күп, әмма куәтләр җитми. Башкортстан белән Беларусь арасындагы бүгенге аралашу нәкъ менә уртак производствоны бик нәтиҗәле җайга салуны дәлилли, - дип ассызыклады Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас