

Резидентларның 93 проценты «Бик яхшы» бәя бирде. Инвестиция инфраструктурасы объектларында урнаштыру өчен урыннар җитәрлек, ә күрсәтелгән ярдәм чаралары арзан һәм нәтиҗәле, дип белдерде.
- Сораштыруларны даими нигездә үткәрү безгә эшкуарларның ихтыяҗларындагы һәм көткәндәге үзгәрешләрдән хәбәрдар булырга, шулай ук безнең гамәлләрнең нәтиҗәлелеген анализларга һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту өчен чаралар күрергә мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Бизнес-инкубаторларның резидент-эшкуарлары тарафыннан инвестиция инфраструктурасы объектларының уртача бәясе 4,9 балл тәшкил итте. Бу, узган елның шул ук чорына караганда, 0,2 баллга югарырак.
Фото: pravitelstvorb.ru