+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 октябрь 2023, 16:38

Республика газүткәргечкә тоташтыру буенча хезмәтләр күрсәтүнең югары дәрәҗәсенә иреште

Бу елның өченче кварталында төзүче-инвесторларның канәгатьлек дәрәҗәсе 5 баллы шкала буенча 4,98 балл тәшкил итте, бу, узган квартал нәтиҗәләре белән чагыштырганда, бер пунктка югарырак.

Республика газүткәргечкә тоташтыру буенча хезмәтләр күрсәтүнең югары дәрәҗәсенә ирештеРеспублика газүткәргечкә тоташтыру буенча хезмәтләр күрсәтүнең югары дәрәҗәсенә иреште
Республика газүткәргечкә тоташтыру буенча хезмәтләр күрсәтүнең югары дәрәҗәсенә иреште

Муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча сораштыру район хакимиятләре белән берлектә Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министрлыгы тарафыннан үткәрелде.

- Сораштырулар республикада төзелеш планында инвесторлар өчен нинди шартлар тудырылганын анализлау өчен үткәрелә. Без объектны газүткәргечкә тоташтырганда эшкуарларның нинди киртәләр белән очрашканын ачыклый алабыз һәм республикада инвестицион мохитне яхшырту өчен кирәкле чаралар күрә алабыз, - дип билгеләп үтте Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Владислав Сидоркин.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас